Заман сулышы

Лениногорск районы Урдалы һәм Сарабиккол авылларында халык җыены

Урдалы авылында үткән җыен халыкның активлыгы белән аерылып торды. Мәдәният йортына хезмәт ветераннары, урта буын вәкилләре һәм яшьләр җыелган иде. Җыен күңелле вакыйга белән башланып китте. 66 нчы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре быелның гыйнвар аенда авылда чыккан зур янгынны сүндергәндә активлык күрсәткәннәрне бүләкләде. Илгизәр Батталов белән Мәхмүт Нуретдиновка бу көнне...

Урдалы авылында үткән җыен халыкның активлыгы белән аерылып торды. Мәдәният йортына хезмәт ветераннары, урта буын вәкилләре һәм яшьләр җыелган иде.
Җыен күңелле вакыйга белән башланып китте. 66 нчы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре быелның гыйнвар аенда авылда чыккан зур янгынны сүндергәндә активлык күрсәткәннәрне бүләкләде. Илгизәр Батталов белән Мәхмүт Нуретдиновка бу көнне «Янгын сүндерүдә күрсәткән батырлык өчен» медальләре тапшырылды. Тагын берничә кеше рәхмәт хатына лаек булды.
Урдалы авыл җирлеге башлыгы Мосавир Мостафин докладында быелның тугыз аенда башкарылган эшләр, алда торган планнар гына түгел, күпләрне борчыган проблемалар да чагылыш тапты.
Авылда тугызъеллык мәктәп, мәдәният йорты, ФАП, балалар бакчасы, дүрт шәхси кибет, почта бүлекчәсе бар.
Авылда 665 кеше яши. Шул исәптән, мәктәпкәчә яшьтәге - 20 бала, мәктәп укучылары - 43, эшкә яраклы - 286, пенсионерлар 267 кеше исәпләнә. Тугыз айда 2 бала дөньяга килсә, 10 кеше бакыйлыкка күчкән.
Урдалы авылы халкы, нигездә, «Лениногорская» агрофирмасы"нда хезмәт куя һәм шәхси хуҗалыгында терлек асрау белән шөгыльләнә. 2013 елда авылда 1,5 миллион сумлык кредит алынган. Кредит акчалары терлек биналарын яңарту, төзекләндерү, терлек, техника сатып алу өчен тотылган. Урдалылар терлекчелек тармагы буенча уңышлы гына эшләп килә. Быелның тугыз аена бер баш сыердан уртача 643 килограмм сөт тапшырылган.
Авыл җирлеге башлыгы чисталык проблемасына тукталды. Чүп-чар өчен махсус урын булса да, кайберәүләр аны теләсә кая ташлап калдыра икән.
Киләсе елга планнар урамнарны яктырту буенча эшне тәмамлау, ФАП территориясен тәртипкә китерү һәм аңа фельдшер билгеләү, су белән тәэмин итү, юл төзү мәсьәләләре белән бәйле. Алар барысы да тыңланып, беркетмәгә язылды.
Эшчәнлеккә йомгак ясап, Мосавир Сабирович:
- Авылда халык яшәеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Хәл итәсе проблемалар бар һәм без аларны кулыбыздан килгәнчә хәл итәчәкбез. Әмма иң мөһиме: үзара аңлашуга ирешергә, куелган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә кирәк, - диде һәм барлык сорауларны шәхси контроленә алды.
Полициянең участок вәкиле Роман Чатуров җыелганнар игътибарын мошенниклык проблемасына юнәлдерде.
Урдалыда яшәүче халыкның төп проблемасы сәламәтлек саклау өлкәсенә кагыла иде. Дөрес, авылда ФАП та, фельдшер да бар. Тик менә кайбер сәбәпләр аркасында, фельдшер берничә ай дәвамында авыл халкына тиешле медицина ярдәме күрсәтә алмый. Шуңа да, микрофон янына район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рамил Гаязов килеп баскач, аудиториянең активлыгы сизелерлек артты һәм аралашу бик эмоциональ үтте.
- Сәламәтлегем бераз борчый башлагач, фельдшерга уколга йөри башлаган идем. Тик ул отпускага китеп, дәвалау курсым өзелеп калды. Инде ялы беткәннән соң да эшкә чыкмаган әле, - диде бер бабай урыныннан гына.
- Кеше авырмыйча тормый, медицина ярдәме минуты-сәгате белән кирәк чаклар еш була, ансыз тора алмаучылар да бар бит, - дип, аның сүзен башкалар да күтәреп алды. Бу уңайдан, авыл җирлеге башлыгы ФАПка берәр фельдшер билгеләп булмасмы, дигән сорау белән районнан килгән җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте.
Фельдшер вазифасына билгеләрлек кеше дә бар авылда, ләкин ул читтән кайткан. Шуңа да, закон буенча аның кайбер документларын тәртипкә китерәсе, Россия гражданлыгы рәсмиләштерәсе бар. Ә бу беркадәр вакыт үтүне таләп итә. Рамил Гаязов авыл халкына әлеге проблеманы чишүдә мөмкин кадәр ярдәм итәчәген белдерде.
Җитәкчеләргә шулай ук ут, су һәм юл буенча да сорау бирделәр. Аларның барысы да контрольгә алынды.

Сарабиккол авылы җыенына район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде, Яр Чаллы шәһәреннән "Сатурн-Урал" генераль директоры Равил Фәйрузов кайтты.
Шулай ук биредә авыл хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Закиров, "Вода района" оешмасы җитәкчесе Котдус Юнысов катнашты. Җыенда авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина авыл хәле белән таныштырды. Халык өчен актуаль мәсьәләләр каралды. Котдус Юнысовка "Бөтен урам казылган килеш, кайчан авылга су кертеп бетерәсез? Аннан соң су белән бәйле проблемалар килеп чыкмасмы" дигән сораулар бирелде. Ул ноябрь аенда су кертеп бетереләчәге турында хәбәр итте.
Авыл үсешендә Равил Сәгыйть улының өлеше бик зур дип саныйбыз. Җитәкчеләребез ягыннан күңел тыныч безнең. Хуҗалык җитәкчесе Илдар Закир улы да тырышып көч куя, ә инде Гүзәлия Рәис кызы бөтен күңелен биреп, янып-көеп йөри. Алдагы көннәрдә дә бергәлектә эшләргә, яшәргә булсын.
Гөлсинә Якупова, Сарабиккол

Теги: ќыен
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: