Заман сулышы

24 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 24 ноябрь 2014 - 17:39
    Лениногорскида салкын һава торышы саклана
    Көндез 8-13 градус салкын булачак. Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары 15 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта - 21 градус салкын булачак. Көндез 8-13 градус салкын көтелә. Татарстанның төньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, ә көнчыгышта иң...
    838
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 12:59
    Халыкны ВИЧ-ка тикшеренергә өндиләр
    Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан 21-28 ноябрь көннәрендә Татарстанда ВИЧка тест үткәрү буенча Европа атналыгы уза. Акциянең төп максаты - үзләренең ВИЧ-статусын белүче кешеләрнең санын арттыру, ВИЧка тест ясауның зарурилыгы турында мәгълүмат җиткереп, ВИЧ-инфекцияне соңа калып белүчеләр санын киметү. Тест үткәрү Европа атналыгының темасы - "ВИЧ турында сөйләш. ВИЧка...
    469
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 12:53
    Татарстанда умарталыклар саны арта
    Татарстанда умарталыклар саны арта. Узган ел 14 мең чамасы махсус хуҗалык эшләгән, бу сезонда аларның саны 60 ка артык. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Умартачылык буенча идарәдә белдерделәр. Бу сезонда бал кортлары күчеләр арткан. 2013 елда 239 мең чамасы булсалар, узган җәйдә аларның саны 245 меңгә җиткән. Узган ел балның...
    581
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 12:34
    Лениногорск базарында каз саталар
    Бу көннәрдә Лениногорск базарында каз сатучылар күбәеп китте. Шунысы кызык, аларның күпчелеге чит районнардан. Якшәмбе көнне ике дистәдән артыкны Азнакайдан алып килгәннәр иде. - Себергә китүчеләр заказ бирде, бүген егермене алып та киттеләр,- ди сатучы хатын. Икесе генә калган. Аннан бераз читтә Самара өлкәсе Камышлы районыннан килгән каз сатучылар тора....
    837
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 10:52
    Лениногорскида Яңа елга әзерлек башлана
    Гадәттәгечә, төп чыршы Добролюбов урамындагы чокырда булачак. Анда кардан төрле фигуралар урнаштырылачак. Үзәк мәйданда балалар өчен кардан фигуралар, таучык ясау планлаштырыла, анда чыршы да булачак. - Һәр оешма, һәр кибет матур төсләр белән балкып торырга тиеш, диде район башлыгы атналык планеркада, - беркем дә читтә калырга тиеш түгел.
    419
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 10:44
    Исерек килеш рульгә утырырга курыкмыйлар
    Үткән атнада шәһәр һәм районда исерек килеш рульгә утырган 7 машина йөртүче тоткарланды, дип хәбәр итте Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Надир Закиров мэриядә үткән атналык планеркада. Моннан алдагы атналарда да 9- 10 исерек тотылып тора иде. Җәзасы да кечкенә түгел үзе, ә барабер, курыкмыйлар.
    469
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 10:14
    Террорчылыкка каршы документаль фильм карагыз
    Терроризм - кешелеккә иң җитди һәм куркыныч янау. Террорчылар кемнәр алар һәм максатлары нинди? Кеше үлемнәре кемгә кирәк? Кешеләр көчләү идеологлары "кармагына" ничек эләгә? Ислам нәрсәгә өйрәтә? Террорчылык сугышыннан безне кем саклый? Эксклюзив интервью. Танылган сәясәтче, психолог, динбелгечләре, экспертлар һәм террорчылыкка каршы бүлекчә ветераннары фикерләре. Махсус хезмәтләрнең оператив съемкалары. Боларның...
    471
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 08:42
    Исерткеч эчемлек кая китәр?
    Тиздән Татарстан шәһәрләрендәге шәрабханәләр бер-бер артлы ябыла башларга мөмкин. Хәзерге вакытта республиканың Дәүләт Советы депутатлары шул хактагы закон проектын әзерләү белән мәшгуль. Биредә сүз күпкатлы йортларда урнашкан шәрабханәләр турында бара. Бактың исә, җәй айларында "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары тарафыннан үткәрелгән "Халык җыеннары" барышында татарстанлылар нәкъ менә әлеге корылмалардан аеруча еш...
    667
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 08:23
    Балалар бакчасы өчен түләү нигә арта?
    Быел гыйнвар башында балалар бакчаларына түләүләрнең 50 процентка диярлек артуына ияләшеп кенә килгәндә, әти-әниләргә тагын "бүләк" әзерләп куйдылар. Яңа елда чираттагы үсеш көтелә. Киләсе елның 1 гыйнварыннан республикабызда балалар бакчасы чыгымнары янә артачак. Ата-аналар түләргә тиешле сумма якынча 12 процентка күбрәк булыр дип көтелә. Бигеле, бу үсеш узган елдагысы белән...
    518
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 08:16
    Президент Владимир Путин 2018 елда булачак сайлау хакында
    России Президенты Владимир Путин 2018 елда президент сайлауда үзенең кандидатурасын тәкъдим итү мөмкинлеге булуын, ләкин моны эшләрме-юкмы икәнен белмәвен әйтте. "Әйе, кандидатурамны тәкъдим итү ихтималы бар. Ул гамәлгә ашырылырмы, - әлегә белмим..." - дигән ул ТАССка биргән интервьюсында. "Хәзер ул турыда уйларга кирәкмени? 2014 ел әле төгәлләнмәде, ә сез 2018...
    492
    0
    0
Реклама