Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасы өчен түләү нигә арта?

Быел гыйнвар башында балалар бакчаларына түләүләрнең 50 процентка диярлек артуына ияләшеп кенә килгәндә, әти-әниләргә тагын "бүләк" әзерләп куйдылар. Яңа елда чираттагы үсеш көтелә. Киләсе елның 1 гыйнварыннан республикабызда балалар бакчасы чыгымнары янә артачак. Ата-аналар түләргә тиешле сумма якынча 12 процентка күбрәк булыр дип көтелә. Бигеле, бу үсеш узган елдагысы белән...

Быел гыйнвар башында балалар бакчаларына түләүләрнең 50 процентка диярлек артуына ияләшеп кенә килгәндә, әти-әниләргә тагын "бүләк" әзерләп куйдылар. Яңа елда чираттагы үсеш көтелә.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан республикабызда балалар бакчасы чыгымнары янә артачак. Ата-аналар түләргә тиешле сумма якынча 12 процентка күбрәк булыр дип көтелә. Бигеле, бу үсеш узган елдагысы белән чагыштырганда алай ук зур түгел кебек. Әмма һәрнәрсәгә бәяләр арткан мәлдә, монысы да күпләрнең гаилә бюджетына шактый тискәре тәэсир итәчәк.
Бүген 3-7 яшьтәге балаларны 10,5 сәгатьлек төркемгә йөртү өчен әти-әни 2283 сум түли. Нәни авырган яки башка сәбәпләр аркасында бакчага йөрмәгән очракта, аны ашатуга тотылган чыгымнар гына киметелә. Димәк, бала ай буе йөрмәгән очракта да, ата-ана 2000 сум тирәсе акчаны барыбер түли.
Киләсе елдан әти-әни чыгымнары 280 сум тирәсенә артачак, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова. Өч яшькә кадәрге яки 12 сәгатьлек төркемнәргә балаларын йөртүчеләр түләве исә тагын да күбрәккә артачак.
Кайбер ата-аналар әле ел башында булган бәяләр үсешенә күнегеп бетә алмый. Мондый яңалык тагын ризасызлык дулкыны уятты. Шул ук вакытта мәгариф өлкәсе вәкилләре бүген балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен дәүләт үз өстенә алуын ассызыклый. Ә ата-аналар түләве гомуми бәянең 27 процентын гына тәшкил итә, дип билгели алар.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналарга хафаланмаска киңәш итә. Түләүләрне арттыру карары объектив факторларга бәйле дип билгелиләр биредә. Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын финанслауга чыгымнар арткан - балаларның туклануы хәзер кыйммәтрәккә төшә, шулай ук балалар бакчасы хезмәткәрләренең хезмәт хакы арттырылган.
Узган елда кертелгән өстәмә компенсацияләр дә ата-аналар хәлен җиңеләйтергә ярдәм итә ала. Уртача түләүдән кайтарыла торган беренче балага 20 процент, икенча балага 50 процент, өченчесенә - 70 процент күләмендә түләнә торган федераль cубсидияләр дә саклана. Шулай ук күпбалалы гаиләләр һәм инвалид балаларга, туберкулез интоксикацияле балаларга, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга ташламалар үзгәрешсез калачак.
Динә ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар