России Президенты Владимир Путин 2018 елда президент сайлауда үзенең кандидатурасын тәкъдим итү мөмкинлеге булуын, ләкин моны эшләрме-юкмы икәнен белмәвен әйтте.
"Әйе, кандидатурамны тәкъдим итү ихтималы бар. Ул гамәлгә ашырылырмы, - әлегә белмим..." - дигән ул ТАССка биргән интервьюсында.
"Хәзер ул турыда уйларга кирәкмени? 2014 ел әле төгәлләнмәде, ә сез 2018...
России Президенты Владимир Путин 2018 елда президент сайлауда үзенең кандидатурасын тәкъдим итү мөмкинлеге булуын, ләкин моны эшләрме-юкмы икәнен белмәвен әйтте.
"Әйе, кандидатурамны тәкъдим итү ихтималы бар. Ул гамәлгә ашырылырмы, - әлегә белмим..." - дигән ул ТАССка биргән интервьюсында.
"Хәзер ул турыда уйларга кирәкмени? 2014 ел әле төгәлләнмәде, ә сез 2018 ел турында сөйлисез. Алда әле никадәр вакыт, күпме сулар агасы..." - дип билгеләп үтте Президент.
Путин басым ясап әйткәнчә, аның эшләү вакыты РФ Конституциясе белән чикләнгән. "Төп законда каралган таләпләрнең саклануы мөһим дип саныйм", - диде дәүләт башлыгы бу мәсьәләдә.