Татарстан мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы 7 меңнән артык укучы Республика Чыршы бәйрәмендә кунакта булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
"Татнефть-Арена" боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бәйрәмдә мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстанның барлык...