Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар диспансеризация үткәнме?

Шәһәр һәм авылда яшәүче халыкның бер төркеме быел диспансерлаштыру, дип кайнады. Үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Розалия Зарипова сүзләренчә, хәзерге вакытка аны үтәргә тиешлеләрнең 84 проценттан артыгы узган. - Диспансерлаштыру - ул профилактик медицина тикшеренүе һәм 21 яшьтән башлап һәр кеше аны 3 елга бер мәртәбә үтә. Быел шәһәр...

Шәһәр һәм авылда яшәүче халыкның бер төркеме быел диспансерлаштыру, дип кайнады.


Үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Розалия Зарипова сүзләренчә, хәзерге вакытка аны үтәргә тиешлеләрнең 84 проценттан артыгы узган.

- Диспансерлаштыру - ул профилактик медицина тикшеренүе һәм 21 яшьтән башлап һәр кеше аны 3 елга бер мәртәбә үтә. Быел шәһәр һәм районда яшәүче 14 мең 660 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш иде, шуның унбер мең ярымы узган, тагын 800ләп кеше тикшеренүне дәвам итә.

Нәрсәдән гыйбарәт соң ул? Кешенең буен, авырлыгын үлчәүдән башлап, барлык өлкә табибларын үтүгә кадәр. Мөрәҗәгать итүче анализлар бирә, ЭКГ ясата. Быелгы диспансерлаштыруның үзенчәлеге маммография аппараты булуда, дип беләм. Тикшерү үтеп йөрүче кырыктан узган хатын-кызлар әлеге аппаратка юллана. Тикиң кызыгы: аны үтәргә теләүче хатын-кызлар гына бик аз икән. Югыйсә, ел саен үтәргә дип, гел тукып торалар, бик күпләр аны түләп үтә.

Диспансерлаштыруны пенсия яшендәгеләр активрак уза, диделәр үзәк хастаханәдә. Ә менә яшьләр "йоклый". Бушлай булуга карамастан, әлеге профилактик чарага нәкъ менә алар битарафлык күрсәтә, ди.

Бу темага тулырак язманы "Заман сулышы"ның җомга саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диспансеризация

2
X