Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск укучысы Кырымда ял итәргә сертификат алды

Татарстан мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы 7 меңнән артык укучы Республика Чыршы бәйрәмендә кунакта булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. "Татнефть-Арена" боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бәйрәмдә мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстанның барлык...

Татарстан мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы 7 меңнән артык укучы Республика Чыршы бәйрәмендә кунакта булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.


"Татнефть-Арена" боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бәйрәмдә мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп укучы, катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау чыгышыннан соң, "Кайнар йөрәк" проекты вәкилләрен бүләкләде. Нурлат шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек Рамил Гатин 2012 нче елда, җәйге каникуллар вакытында, елгада батып баручы кечкенә баланы коткара. Аның яшьтәше - Лениногорскида яшәүче Владислав Серов 2012 нче елда дулкын ярдан шактый еракка алып кереп киткән яшь парны алып чыга.

2013 нче елда Владислав Яңа Афон шәһәрендә шторм вакытында диңгездә су астына китеп баручы балаларны коткара. Аксубайда яшәүче 15 яшьлек Ринат Сөләйманов, дусты Олег белән Сөлчә елгасында су коенган вакытта, бер малайның гомерен коткара.

Рөстәм Миңнеханов батыр һәм мәрхәмәтле йөрәкле егетләргә Кырымда ял итү өчен сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев