Кайберәүләр "Кәҗә - мал түгел" дисә дә, районыбыз авылларында әлеге сакаллы хайван белән рәхәтләнеп көн күрүчеләр бар.
Әнә бит Тимәштә яшәүче Рәмзия апа Заһретдинова яратып "Безнең Гришка, Белка" дип, кәҗәләре хакында озаклап сөйли ала. "Нигә татарча кушамат кушмадыгыз?" дим, "Савочкинодан алып кайткан идек бит, ул анда русча дәшкәнгә өйрәнгән", ди...