Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы лениногорскилыларны котлый

Яңа елга санаулы сәгатьләр калып, 2014 ел тарихка кереп бара. Ул күңелле вакыйгаларга, уңышларга бай булды. Киләсе елга без яхшыга өметләнеп, көчебезгә ышанган хәлдә керәбез. Аның нинди булуы - үзебездән тора. Алда - зур бәйрәмнәр, юбилейлар. Тарихка, туган шәһәребезнең гореф-гадәтләренә һәркемнең катнашы булуын аңласак иде. Күп кенә уңышлар һәм җиңүләргә...

Яңа елга санаулы сәгатьләр калып, 2014 ел тарихка кереп бара. Ул күңелле вакыйгаларга, уңышларга бай булды. Киләсе елга без яхшыга өметләнеп, көчебезгә ышанган хәлдә керәбез. Аның нинди булуы - үзебездән тора. Алда - зур бәйрәмнәр, юбилейлар. Тарихка, туган шәһәребезнең гореф-гадәтләренә һәркемнең катнашы булуын аңласак иде. Күп кенә уңышлар һәм җиңүләргә нәкъ менә сез - лениногорскилыларның тырышлыгы аркасында ирешүебезгә ышанып калам.
Яңа 2015 ел белән сезне шәһәр һәм район халкы! Сезгә сәламәтлек, яхшы кәеф, рухи байлык,гаилә иминлеге телим.
Рәгать Хөсәенов,
район башлыгы, шәһәр мэры
Яңа ел бәйрәме алдыннан район башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле массакүләм мәгълүмат чаралары баш редакторлары белән очрашты.
- Үтеп баручы 2014 ел мөһим эшләр һәм вакыйгалар бай булды. Ә Яңа елга без тагын да яхшыракка өмет белән, үз көчләребезгә ышанган килеш керәбез,- диде ул.
- 2014 елда иң мөһим чараларның берсе булып - республика Дәүләт Советына депутатлар сайлау торды. Лениногорскилылар анда катнашып, тавышларын тотрыклылык һәм аңлашып яшәү өчен бирде. Шулай итеп, алар Президент Рөстәм Миңгнеханов алып барган курсны яклады.
Үтеп баручы елда без республика һәм федераль программаларда актив катнаштык. Күпфатирлы 16 йорт, 6 мәктәп һәм тугыз балалар бакчасы капиталь ремонтланды. "Чиста су" программасы буенча Яңа Сережкинода суүткәргеч челтәрләргә реконструкция ясалды. Авыл халкы өчен яңа объектлар: Шөгердә балалар бакчасы һәм күпфункцияле үзәк, Кирлегәчтә ФАП, Зеленая Роща һәм Иске Писмәндә участок инспекторлары өчен торак пунктлар ачылды.
- Юллар ремонтлауга да шактый игътибар бирелде, дип беләбез.
- Әйе, күп эшләнде, тик әлеге проблема шәһәр һәм авыл җирлекләре өчен җитди булып кала.
Агымдагы елда җирле бюджет хисабына Добролюбов урамында 7 миллион сумнан артыгракка юл төзелде, шактый чыгымнар тротуарларга плитә җәяргә тотылды. Шулай ук шәһәр урамнарын тәртипкә китерү өчен 25 миллион тотылды, тукталышлыр яңартылды, урамнарны, юл билгеләрен яңарту буенча күп эшләр башкарылды.
- 2015 нче юбилей елына озак калмады...
- Яңа ел юбилейларга бай булуы белән истә калыр: Бөек Җиңүнең 70 еллыгын, Лениногорскиның - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, Геройлар Аллеясын реконструкцияләү башланды, Хәрби Дан паркы төзеләчәк. Төрле программаларда катнашуыбызны дәвам итәчәкбез. Яңа елда да күп фатирлы йортлар капиталь ремонтланачак, социаль ипотека буенча йортлар төзеләчәк. Юлларны төзекләндерү дәвам ителәчәк, Сугышлы һәм Иске Иштирәк авылларында участок инспекторлары өчен эшләү һәм яшәү өчен комплекслар барлыкка киләчәк. "Тимер юл станциясе" микрорайонында күпфункцияле үзәк,
Сарабикколда ветеринария пункты, Иске Писмәндә ФАП төзеләчәк. Капиталь ремонт Зәй-Каратай һәм Сугышлы мәктәбендә, 7 ФАПта, картлар һәм инвалидлар интернатында булачак. Менә болар - Яңа елда башкарылачак эшләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поздравление главы

2
X