Телне йотарлык
Минем әни камыр баса,
Аны савытка сала.
Ипидән башка торалмый
Авылда торган бала.
Мул табыннар барда гына,
Мин беләм тормыш ямьле
Әни ипи кисеп бирә,
Телне йотарлык тәмле!
Камилә Проськина
Кабартмасы, коймагы
Минем Рушания апам телне йотарлык кабартма, кыстыбый, коймаклар пешерә. Аның кабартмасы кабарып, кечкенә тупка охшап тора....