Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәхәтләнеп уйныйбыз

Менә без көтеп алган кыш та килеп җитте. Бөтен җирне ап-ак кар юрганы каплады. Урам, юл, кырлар, өй түбәләре кар астында калды. Без кыш килүгә, кар яуганга бик шатландык. Чана-чаңгыларны "ояларыннан" чыгардык. Безнең өчен күңелле вакытлар җитте. Без җыелышып хоккей уйныйбыз, чанада, чаңгыда шуабыз. Җепшек вакытларда бергәләшеп Кар бабай ясап...

Менә без көтеп алган кыш та килеп җитте. Бөтен җирне ап-ак кар юрганы каплады. Урам, юл, кырлар, өй түбәләре кар астында калды. Без кыш килүгә, кар яуганга бик шатландык. Чана-чаңгыларны "ояларыннан" чыгардык. Безнең өчен күңелле вакытлар җитте.
Без җыелышып хоккей уйныйбыз, чанада, чаңгыда шуабыз. Җепшек вакытларда бергәләшеп Кар бабай ясап куябыз. Кайбер көннәрдә ныгытмалар ясап, кар атышып уйныйбыз. Көннең үткәнен, кич җиткәнен, кояш баеганын да сизмибез, күрмибез. Чөнки күмәкләшеп уйнау үзенә бер рәхәт, күңелле. Әниләребез орышачагын да беләбез, ләкин кайтасы килми, уйныйсы килә.
Чулпан Әхмәтова,
Сарабиккол мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш