Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск юбилее уңаеннан конкурслар

Муниципаль район һәм Мәдәният идарәсе, Мәдәният сарае, Туган якны өйрәнү музее катнашында юбилейга багышланган төрле бәйге- конкурслар игълан итте. Ике юбилей шәһәре" муниципаль фотоконкурс Шартлары: конкурста профессионаллар һәм профессионал булмаган фотографлар катнаша ала. Яшь чикләнмәгән. Конкурска 5 тән артык булмаган, төрле жанрдагы, Лениногорск, "Лениногорскнефть" идарәсе, шулай ук шәһәр кешеләре белән...

Муниципаль район һәм Мәдәният идарәсе, Мәдәният сарае, Туган якны өйрәнү музее катнашында юбилейга багышланган төрле бәйге- конкурслар игълан итте.

Ике юбилей шәһәре" муниципаль фотоконкурс
Шартлары: конкурста профессионаллар һәм профессионал булмаган фотографлар катнаша ала. Яшь чикләнмәгән. Конкурска 5 тән артык булмаган, төрле жанрдагы, Лениногорск, "Лениногорскнефть" идарәсе, шулай ук шәһәр кешеләре белән бәйле фотолар кабул ителә. Авторның катнашуы аның эшен баннерларга, фотокүргәзмәләргә куярга, бастырырга риза икәнен аңлата.
Фотолар берничә номинациядә (мәсәлән, "Фотопортрет", "Үзенчәлекле караш", "Үткәннән бүгенгегә", "Хезмәт кешесенә дан") каралачак. Темага туры килмәсә, бик начар сыйфатлы булганнары кабул ителми.
Катнашу өчен гаризалар һәм эшләр февральдән 20 мартка кадәр кабул ителә. Апрельдә җиңүчеләрне бүләкләү була.
Оештыру комитетының электрон почтасына: lkm_leninogorsk@rambler.ru, lkm_leninogorsk@mail.ru (фотоконкурс дигән билге белән) заявканы һәм паспортның күчермәсен җибәрергә. Фотоэшләр электрон төрдә, JPG форматта, А2 форматына бастырырлык итеп кабул ителә. Авторы һәм эшнең исеме күрсәтелгән булырга тиеш.
Белешмәләр өчен телефон: 5-05-91
"Обелиск янында башны иеп..." сәнгатьле укучылар конкурсы
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Шартлары: катнашучыларның яше чикләнмәгән. Конкурс берничә яшь төркеменә бүлеп үтәчәк. Катнашучы татар яки рус телендәге бер әсәрне тәкъдим итә. Классик һәм хәзерге заман авторларының шигырьләре, үзе иҗат иткән шигырьләр дә ярый. Бәяләгәндә, сәнгатьле итеп сөйләү, артистлык, осталык дәрәҗәсе исәпкә алыначак.
Алдан тыңлап карау 19 февральдә булачак, конкурс 26 февральдә үтәчәк.
Белешмә өчен телефон: 5-05-91
Конкурслар турында төгәлрәк Лениногорск муниципаль районының сайтында, район турындагы бүлектә, "Лениногорскига- 60" бүлекчәдән танышып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined