Заман сулышы

12 февраль 2015 яңалыклары

  • 12 февраль 2015 - 13:22
    2015 елның 16 – 22 февраленә йолдызнамә
    КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада көч-куәтегез ташып торыр. Эшкә кагылышлы зур планнар кормасагыз да була. Барысы да ничек бар, шулай торсын. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтегездә бертөрлелек туйдырса, үзгәрешләр кертегез, барысы да үзегездән тора, мәсәлән, бергә ял итәргә бару комачау итмәс. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, күтәренке кәефтә булырсыз. Эшегездә төпле фикер йөртүегез нәтиҗәсендә уңышларга...
    779
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 11:54
    Рубль курсы ныгый
    Минскида сөйләшүләр тәмамлану нәтиҗәсендә рубль курсы ныгыды. Доллар 67,5 сумнан 64,5 сумга кадәр төшкән. Бу кичә ябык сатулардагы бәядән 75 тиенгә түбән. Иртән 76,4 сумга күтәрелгән евро курсы хәзер 73, 298 сумга төште, бу 11 февральдә ябык сатулардагы бәядән 65,2 тиенгә түбәнрәк. http://tat.tatar-inform.ru/
    534
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 10:33
    Президент Владимир Путин: “Норманд дүртлеге” сөйләшүләре нәтиҗәле булды”
    "Норманд дүртлеге" сөйләшүләре нәтиҗәле булды. Минскида очрашулар нәтиҗәсе турында Россия Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде. Ул документның төп кагыйдәләрен санап узды: 15 февральдә 00.00 сәгатьтән атышларны туктату; Минск меморандумында 15 сентябрьдә билгеләнгән линиядән авыр коралларны чыгару - монысы Киевка кагыла; Донбас халкының законлы хокукларын үтәү; Донецк Халык Республикасы белән...
    706
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 07:40
    “Бәкер” шифаханәсендә бильярд турниры
    11 февраль көнне "Бәкер" шифаханәсендә бильярд буенча турнир үтте. Турнирда егермедән артык кеше катнашты. Ул кызу темпта барды, барысы да җиңәргә омтылды. Һәм менә алар, җиңүчеләр: I урында - Әхәт Баһавиев, II урында - Гомәр Гәрәев һәм III урында - Николай Романов. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
    448
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 06:52
    Лениногорск егетләре көрәштә призлы урын алды
    Безнең егетләр Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән ирекле көрәш буенча ярыштан призлы урын алып кайтты. Анда 1998-1999 елгы яшүсмерләр республика беренчелеге өчен көрәште. Лениногорск данын Айдар Нуршанов, Тимур Шириязданов, Николай Кузьмин, Вадим Деревянко (тренерлары Услам Бадыршанов) яклады. Республика буенча 20 команда җыелган иде. Безнекеләр команда буенча өченче, алтынчы мәктәп укучысы Вадим Деревянко...
    477
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 06:09
    60 яшьлек ир ялган 5 мең сум акча белән тотылган
    5 мең сумлык ялган банкнота биреп "баерга" уйлаган 60 яшьлек ир затын кулга алганнар. Бу хәл Казанның бер базарында була. 300 грамм җиләк сатуларын сорап сатучыга олы яшьтәге бер абзый мөрәҗәгать итә. Ул сатып алынган продукциясенә 5 меңлек кәгазь акча тәкъдим итә. Акча алыштыруны сылтау итеп көтеп торырга кушкан сатучы...
    454
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 05:58
    42 яшьлек ир-ат 16 елга ирегеннән мәхрүм
    42 яшьлек ир-ат 2010 елның октябрендә үз өендә 9 яшьлек кызына өлкәннәр өчен генә тәгаенләнгән кино күрсәтә һәм аны көчли. Бу вакытта күрше бүлмәдә әнисе йоклаган була. Җенси характердагы гамәлләрне ул 2013 ел дәвамында башкара. Гыйнварда хәзер инде 13 яшь тулган кызны көчләгәннән соң, кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Казанда яшәүче...
    445
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 05:50
    Хатынын җирләгән, үзенә кул салган
    Түбән Кама районының бер авылында ике бала атасы былтыр көз хатынын җирләгән булган. Анысы җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән. Шушы хәлдән соң гаилә башлыгы эчә башлаган, хатыны каберенә еш бара торган булган. Көннәрдән беркөнне ул «Мин сиңа барам. Балалар, гафу итегез!» дигән записка калдырып, йорт верандасында асылынган. http://www.almet-rt.ru/
    949
    0
    0
Реклама