Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

60 яшьлек ир ялган 5 мең сум акча белән тотылган

5 мең сумлык ялган банкнота биреп "баерга" уйлаган 60 яшьлек ир затын кулга алганнар. Бу хәл Казанның бер базарында була. 300 грамм җиләк сатуларын сорап сатучыга олы яшьтәге бер абзый мөрәҗәгать итә. Ул сатып алынган продукциясенә 5 меңлек кәгазь акча тәкъдим итә. Акча алыштыруны сылтау итеп көтеп торырга кушкан сатучы...

5 мең сумлык ялган банкнота биреп "баерга" уйлаган 60 яшьлек ир затын кулга алганнар.

Бу хәл Казанның бер базарында була. 300 грамм җиләк сатуларын сорап сатучыга олы яшьтәге бер абзый мөрәҗәгать итә.

Ул сатып алынган продукциясенә 5 меңлек кәгазь акча тәкъдим итә. Акча алыштыруны сылтау итеп көтеп торырга кушкан сатучы ханым купюраның ялган булуыннан шикләнеп павильон эчендәге инфракызыл сканерда тикшереп карый. Аппарат акчаның чыннан да ялган булуын күрсәтә.

Җирле сак бүлеге начальнигы полициягә хәбәр итә. Оператив хезмәткәрләр тикшерү барышында анда 8 ялган банкнота - 3 биш меңлек һәм 4 бер меңлек кәгазь барлыгын ачыклый.

Хәзерге вакытта чит регионнан килгән пенсионер ир сак астына алынган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: купюра

2
X