Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Президент Владимир Путин: “Норманд дүртлеге” сөйләшүләре нәтиҗәле булды”

"Норманд дүртлеге" сөйләшүләре нәтиҗәле булды. Минскида очрашулар нәтиҗәсе турында Россия Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде. Ул документның төп кагыйдәләрен санап узды: 15 февральдә 00.00 сәгатьтән атышларны туктату; Минск меморандумында 15 сентябрьдә билгеләнгән линиядән авыр коралларны чыгару - монысы Киевка кагыла; Донбас халкының законлы хокукларын үтәү; Донецк Халык Республикасы белән...

"Норманд дүртлеге" сөйләшүләре нәтиҗәле булды. Минскида очрашулар нәтиҗәсе турында Россия Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде.


Ул документның төп кагыйдәләрен санап узды: 15 февральдә 00.00 сәгатьтән атышларны туктату; Минск меморандумында 15 сентябрьдә билгеләнгән линиядән авыр коралларны чыгару - монысы Киевка кагыла; Донбас халкының законлы хокукларын үтәү; Донецк Халык Республикасы белән Луганск Халык Республикасы килешүләре буенча чик мәсьәләләрен хәл итү; элек кабул ителгән Донецк Халык Республикасы белән Луганск Халык Республикасы территорияләренең статусы турында законны гамәлгә кую, икътисади һәм гуманитар мәсьәләләр комплексын хәл итү.

"Норманд дүртлеге" каршы яклар Украинада атышлар тулысынча туктатылганчы тыелып торырына өметләнә, дип билгеләп үтте Владимир Путин.
"Бу килешүгә озак килүнең сәбәбе, кызганычка каршы, бүгенгә кадәр Киев хакимиятенең Донецк һәм Луганск Халык Республикалары вәкилләре белән туры элемтәдән баш тартулары белән бәйле", - диде ул журналистларга.
"Алар танылмаган очракта да, тормыш чынбарлыгына карап эш итәргә кирәк, әгәр барысы да озак вакытлы мөнәсәбәтләр булдырырга тели икән, туры элемтәгә барырга кирәк", - дип Россия лидеры сүзләрен китерә «Интерфакс».
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нормандская четверка

2
X