Заман сулышы

19 февраль 2015 яңалыклары

  • 19 февраль 2015 - 12:56
    Лениногорскида трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Ачык Чемпионат була
    Лениногорск шәһәрендә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Ачык Чемпионат һәм республика Беренчелеге узачак, дип хәбәр итә "Олимпия резервы" спорт мәктәбе. 21 февраль көнне иртәнге 9:30 сәгатьтә - ачылу парады, 22 февраль көнне 12:00 сәгатьтә - бүләкләү.
    520
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 12:38
    Дәүләт Советы Рәисе лениногорскилыларга хөкүмәт бүләкләре тапшырды
    Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен, Шөгер авыл җирлеге башлыгы Надежда Павловна Вакулюкка Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен медале бирелде. Муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен, Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары: Куакбаш авыл җирлеге башлыгы Әзгар Әбүзәр улы Галиевка "Сатурн-Урал"...
    517
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 11:42
    Керкәле мәктәбе укучылары “Без – куркынычсызлык өчен” конкурсында катнашты
    Лениногорск районы Керкәле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары район күләмендә үткәрелгән "Без - куркынычсызлык өчен" янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган рәсем һәм плакат конкурсында актив катнашып, призлы урыннарга лаек булды, дип хәбәр итә Керкәле мәктәбе сайты. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
    829
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 11:16
    Сугышлы авылы мәктәбендә “Парклар маршы–2015”кә әзерләнәләр
    Лениногорск районы Сугышлы авылы мәктәбендә "Парклар маршы-2015" акциясе башлану белән бәйле һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Степной" заказнигы директоры Фәрит Динмөхәммәтов белән очрашу узды, - дип хәбәр итә Сугышлы мәктәбе сайты. Фәрит Динмөхәммәтов "Парклар маршы-2014" акциясенә йомгак ясады һәм "Степной" заказнигы II урын алуы турында әйтте. Яшь экологларга табигатьне саклау...
    824
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 10:52
    Лениногорскиның Балалар иҗат йортында – “Җитмеш мактаулы эш”
    18 февраль көнне Балалар иҗат йортының актлар залында "Җитмеш мактаулы эш" тимурчылар отрядының I яртыеллык нәтиҗәләре буенча иҗади отчеты узды, дип хәбәр итә 2 нче мәктәп сайты. 2 нче мәктәпнең "Игелекле куллар" тимурчылар отряды I урын алган һәм Диплом белән бүләкләнгән. Отряд составында чыгыш ясаган 6 "А" сыйныф укучылар -...
    496
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 10:24
    «Тонированный» тәрәзәле машиналар калырмы?
    Татарстанда машина тәрәзәләрен «каралтырга» яратучылар саны һаман да шактый югары булып кала бирә. 2015 ел башланып әле ай ярым вакыт кына узуга карамастан, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре 8,7 мең (!) шундый хокук бозу очрагын ачыклаган инде. Билгеле булганча, машина пыялаларын тонировкалау караңгыда аеруча куркыныч. Мондый шартларда машина хуҗасының юлдагы вәзгыятьне контрольдә...
    773
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 09:56
    Әлмәт районы башлыгы эшеннән китте
    Бүген Әлмәт район Советы сессиясендә район башлыгы Мәҗит Салиховның отставкага китү мәсьәләсе каралды. Шушы минутларда Мәҗит Салиховның вазифаларын вакытынннан алда калдырып китүе билгеле булды. Ул әлеге вазифага 2012 елның мартында сайланган иде. Мәҗит Салиховка Татарстанда төзелеш эшен контрольдә тоту буенча яңа структураны җитәкләү тәкъдим ителгән.
    769
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 08:45
    23 февральдән 1 мартка йолдызнамә
    Кучкар (21.03-20.04)лар, эшкә дә, шәхси тормышка да вакытны җиткерергә туры киләчәк. Шулай да, хискә бирелеп китеп, эш турында онытып җибәрмәгез. Сөйгәнегез белән ачуланыштыгыз икән, ялгыш адымнар ясап хата кылмагыз, үкенечле булуы ихтимал. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, бу атнада үз-үзегезгә урын таба алмассыз, берәр эш яисә планны тормышка ашырырга теләрсез. Идеяләргә бай булсагыз...
    470
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 08:28
    Лениногорскиның Шөгер авылы укучылары фольклор бәйрәмендә
    12 нче лицейда үткән фольклор бәйрәмендә катнашкан укучыларыбызга сокланып кайттым. Безнең В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбеннән 5 "А" сыйныфы укучылары халкыбызның йөзек кашы булган "Нәүрүз" бәйрәмен тәкъдим иттеләр. Балалар үзләренең сөйләмнәре, әзерлек дәрәҗәсе, башкару осталыгы, эстетик зәвыклылыклары белән жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итеп, "Ил йоласыз булмас" номинациясендә беренче урын яуладылар. Татар...
    505
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 08:14
    Кар чистартучы ир-ат түбәдән егылып төшеп үлгән
    Бөгелмә шәһәрендәге гадәттән тыш хәл 17 гыйнвар иртәсендә булган. "Уютный дом" ширкәте хезмәткәре, 55 яшьлек ир-ат ике катлы йортның түбәсенә кар көрәгән вакытта менгән була. Түбәдән егылып төшкән ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән урында ук җан биргән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Бөгелмә бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү үткәрелә. Беренчел фаразлар...
    855
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 05:47
    Лениногорскида кояшлы көн саклана
    20 февраль көнне Лениногорскида аяз көн, урыны белән кар явуы ихтимал. Температура көндез -14 -11 градус булса, төнлә -11 -12 градуска кадәр булыр, дип фаразлый синоптиклар. 21 февраль көнне көн болытлы, кар явачак. Температура көндез -7 -5 градус, төнлә -5 -10 градуска кадәр булуы ихтимал.
    494
    0
    0
  • 19 февраль 2015 - 05:37
    Лениногорск картингистлары Баулыда үткән ярышта катнашты
    Баулыда «Кадет», «Юниор», «Союз», «Ротакс», «Хонда» классларында картинг буенча ярышлар үтте. Команда зачетында шәһәребезнең «Профессионал» автомобиль спорт-техник клубы узышчылары катнашып II урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә дә безнең картингистлар катнашып, урыннар яулады. «Хонда» классында II урынны Илһам Шәйдуллин, III урынны Алексей Макаров; «Юниор» классында I, II, III, IV урыннарны Данила...
    530
    0
    0
Реклама