Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кар чистартучы ир-ат түбәдән егылып төшеп үлгән

Бөгелмә шәһәрендәге гадәттән тыш хәл 17 гыйнвар иртәсендә булган. "Уютный дом" ширкәте хезмәткәре, 55 яшьлек ир-ат ике катлы йортның түбәсенә кар көрәгән вакытта менгән була. Түбәдән егылып төшкән ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән урында ук җан биргән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Бөгелмә бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү үткәрелә. Беренчел фаразлар...

Бөгелмә шәһәрендәге гадәттән тыш хәл 17 гыйнвар иртәсендә булган. "Уютный дом" ширкәте хезмәткәре, 55 яшьлек ир-ат ике катлы йортның түбәсенә кар көрәгән вакытта менгән була.
Түбәдән егылып төшкән ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән урында ук җан биргән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Бөгелмә бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү үткәрелә.
Беренчел фаразлар буенча, әлеге ир-ат түбәдә кар көрәүченең иминлеген генә кайгыртып торырга тиеш була. Кар көрәүче саклану каешын кигән арада, ул тәрәзә аша түбәгә менеп, башкарыласы эшнең күләмен ачыкларга тели һәм егылып төшә
Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кешенең үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгалту мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерү органнары тарафыннан эш өчен җаваплы затларның гамәлләренә дә бәя биреләчәк.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уютный дом