Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге мартта "Зәйтүнә" мөнәҗәт әйтү конкурсын уздыра. Бәйге Бөгелмә шәһәрендә үткәреләчәк.
Өченче тапкыр уздырылучы бәйге традицион хәнәфи мәзхәбен, татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору чарасы буларак үткәрелә, ди Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте....