Заман сулышы

Яшь бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылды

21 февральдә Казанда яңа туган кыз бала мәете табылган иде. Нарасыйны хатын-кыз сумкасына салып, шәһәрнең 7 нче номерлы хастаханә коймасына элеп калдырулары турында хәбәр ителде. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 бүлек "в" пункты - яшь баланы...

21 февральдә Казанда яңа туган кыз бала мәете табылган иде. Нарасыйны хатын-кыз сумкасына салып, шәһәрнең 7 нче номерлы хастаханә коймасына элеп калдырулары турында хәбәр ителде.
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 бүлек "в" пункты - яшь баланы үтерү) кузгатылды.
Тикшерү фаразлары буенча, бала туңып үлгән. Сабыйның өстендә киемнәр генә булган. Бала өй шартларында дөньяга килгән дип фаразланыла.
Тикшерү эше дәвам итә.
http://intertat.ru/tt/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: