Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Минем гаиләм шамаиле” конкурсы үткәрелә

"Минем гаиләм шәмаиле" акциясе уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте конкурс оештыра. Әлеге проектка каллиграфия нисбәтле хезмәтләр берничә номинациядә кабул ителә. Проект җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, бәйгегә әзерләнгән хезмәтләрнең фотографияләрен 25 апрельгә кадәрinfo@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотография белән бергә авторның тулы исеме, номинация, иҗади эш исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат...

"Минем гаиләм шәмаиле" акциясе уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте конкурс оештыра. Әлеге проектка каллиграфия нисбәтле хезмәтләр берничә номинациядә кабул ителә.
Проект җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, бәйгегә әзерләнгән хезмәтләрнең фотографияләрен 25 апрельгә кадәрinfo@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотография белән бергә авторның тулы исеме, номинация, иҗади эш исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат теркәү мәҗбүри.
"Профессиональ каллиграфия" номинациясендә пыялага ясалган классик татар шәмаилләре кабул ителә. Җиңүчеләргә 20 мең, 15 мең, 10 мең сум күләмендә премияләр каралган. Эшләр А4 (210 мм-297мм) - А2 (420мм-594мм) форматында кабул ителә. Өстенлек стандарт форматларга бирелә (А4, А3, А2).
"Һәвәскәр каллиграфия" номинациясендә автор үзе теләгән техниканы кулланып ясаган шәмаилләрне тәкъдим итәргә мөмкин. Премия 7 мең, 5 мең сум, 3 мең сум күләмендә каралган.
"Балалар иҗаты" номинациясендә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, грамота, Рәхмәт хатлары тапшырылачак.
"Гаилә ядкаре" номинациясенә гаилә шәмаилләре фотолары кабул ителә. Гаилә шамаилләрен саклаучыларга истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук аларга шамаилләрендәге язулар укып күрсәтеләчәк һәм тәрҗемә ителәчәк.
Иң үзенчәлекле хезмәтләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк, ди чараны оештыручылар. Конкурста катнашкан иң яхшы шәмаилләр күргәзмәсе Кол Шәриф мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр уздырылыр дип ниятләнә.
Конкурска җибәрелгән шәмаилләрне тәҗрибәле белгечләрдән торган жюри бәялиячәк. Җиңүчеләр 21 майда - Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итү көнендә билгеле булачак.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, "Татар сәнгате һәм мәдәнияте (Татар шамаилләре галереясы) клубы" иҗтимагый оешмасы, "Казан кремле" музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее оештырган конкурсның максаты яшь буында милли, дини, мәдәни йолалар белән таныштыру.
Акция барышында "Яңа Гасыр" телеканалында марафон оештыру, шәмаилләр турында тулы мәгълүмат биреп баручы махсус сайт ачып җибәрү, төрледән-төрле хаттат осталары белән мастер-класслар оештырылачак.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шамаил