Заман сулышы

19 июнь 2015 яңалыклары

  • 19 июнь 2015 - 17:06
    Комиссиягә пистолет белән....
    Лениногорскида балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә бер яшүсмер пистолет белән килгән. Сак хезмәткәрләре аның "уенчыгын" тиз арада күреп, алалар. Аның уенда нәрсә булгандыр? Билгесез. Шулай да, ул аны кулланырга да мөмкин иде. Ана сүзләренчә, улы соңгы вакытта идарә итеп булмаслыкка әйләнгән. Улының язмышы хәзер хокук сакчылары кулында. http://leninogorsk-rt.ru/
    469
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 15:00
    Кул көрәше үлемгә китергән
    Сабан туенда уеннарда катнашу барыннан да бигрәк күңел ачуга корылган булса да, кайбер спорт төрләрендә җиңүче булу теләге бар булган көчеңне эшкә җигәргә мәҗбүр итә. Ә көч кулланган спорт имгәнүләрсез генә дә булмый. Әтнә районы авылларының берсендә булган Сабан туенда кул көрәшендә катнашу 35 яшьлек хатын-кыз өчен үкенечле тәмамлана. Ул...
    591
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 12:10
    Түбән Чыршылыда балыкчылар ярышы үткән
    Узган атнада Түбән Чыршылы авылында балыкчылар ярышы үткән. Мондый ярыш ел саен әлеге авыл җирлегендә уза. Моның өчен аларның авыл уртасында матур гына күле дә бар. Ярышка балык тотарга яратучы барлык халык килгән. Тоткан балыкны жюри санап барган. Шуңа карап, урыннар да билгеләнә. Әбисенә кунакка кайткан Азамат исемле малай беренчелекне...
    543
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 10:33
    Лениногорскида Әлмәт шәһәренең тынлы орекстры концерт куйды
    17 июнь көнне Лениногорск шәһәренең "Балерина" фонтаны янында Әлмәт шәһәреннән килгән тынлы оркестр катнашында концерт булып узды. Концерт карарга байтак кына халык җыелган иде. Ул "Татнефть" җәмгыяте һәм "Лениногорскнефть" идарәсе ярдәме белән оештырылды һәм Җиңүнең 70, Лениногорск шәһәренең 60 еллыгына багышланды. Җыелган халык оркестрның уйнавын бик кызыксынып тыңлады. Шулай ук,...
    663
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 10:14
    Баланы машина багажнигында калдырганнар
    Санкт-Петербург шәһәрендә күптән түгел генә була бу хәл. Ата-ана яшь ярымлык баласын машина багажнигында төзелеш материал һәм инструментлар янында калдырган. Шәһәр мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, машина янәшәсеннән үтеп барган кешеләр баланың елаган тавышын ишетә һәм коткара. Алар машина тәрәзәсендә телефон номеры язылган кәгазь дә таба. Шул номер буенча шалтырткач, җавап...
    476
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 08:20
    Ял көннәренә Һава торышы: яшенле яңгырлар көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының кабат көйсезләнүе хакында хәбәр итә. Төнлә һәм иртәгә көндез яшен, төньяк-көнчыгыштан көчле җил көтелә. 20 июнь көнне болытлы, яшенле яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә +20, көндез +28 градус җылы булачак. 21 июньдә болытлы көн, яшенле яңгырлар булачак. Һава температурасы төнлә +21...
    462
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 06:54
    Сабантуйда авыл халкы ял итсә, артистлар җырлап баеган (ИНФО)
    Сабан туе да гөрләтеп-шаулатып узып китте. Аның матур, якты хатирәләре ел буе күңелләрдә сакланыр, кышкы салкын кичләрдә җаннарны җылытыр. Ә татар артистлары өчен исә Сабан туе - аеруча үзенчәлекле бәйрәм. Алар анда күңел ачып кына калмый, әйбәт кенә акча да эшләп ала. Кайсы артист күпме акча эшләгән? Бу хакта үзләреннән...
    974
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 06:41
    Бер егетне ток сугып үтергән
    17 июнь көнне, Кукмара районының бер крестьян-фермер хуҗалыгында бәхетсезлек очрагы булган. Ферма биләмәсен җыештырган вакытта 1989 елгы Күкшел авылы егете шәрәләнгән ут чыбыгына эләгеп вафат була. http://intertat.ru/
    1194
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 06:26
    "Дружба" да "башлылар" ял итә (+фото)
    Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм төбәк хакимияте тарафыннан балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм сәламәтләндерү өчен кирәкле шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Республика Президентының утыз уникаль программасының берсе нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Шунысы мөһим: илдә кризис булуга карамастан, бөтен программаларның да финанслауны дәвам итә. Муниципалитет карамагында "Дружба" шәһәр яны лагере...
    490
    0
    0
Реклама