Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Дружба" да "башлылар" ял итә (+фото)

Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм төбәк хакимияте тарафыннан балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм сәламәтләндерү өчен кирәкле шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Республика Президентының утыз уникаль программасының берсе нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Шунысы мөһим: илдә кризис булуга карамастан, бөтен программаларның да финанслауны дәвам итә. Муниципалитет карамагында "Дружба" шәһәр яны лагере...

Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм төбәк хакимияте тарафыннан балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм сәламәтләндерү өчен кирәкле шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Республика Президентының утыз уникаль программасының берсе нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Шунысы мөһим: илдә кризис булуга карамастан, бөтен программаларның да финанслауны дәвам итә.


Муниципалитет карамагында "Дружба" шәһәр яны лагере да нәкъ менә балалар сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт ясау республика программасы бәрабәренә яңарыш кичергән. Биредә үткән елның сентябрь аенда ремонт эшләре башланып киткән. Көз, кыш-яз айларында барган төзекләндерү эшләренә, балалар өчен уңай шартлар тудырылуга аның директоры Людмила Зубок аеруча шатлана.

-Балалар юына, душ керә торган махсус бина, ике йокы корпусы тулысынча ремонтланды, тагын дүртесендә идәннәр алыштырылды. Шулай ук җирле муниципалитет ярдәме белән баскетбол, волейбол, тренажер мәйданчыклары, футбол кыры барлыкка килде, - дип башкарылган эшләр белән таныштырып, күрсәтеп йөрде ул.
Болардан тыш мебельләр яңартылган: йомшак матрацлы караватлар, тумбочкалар алынган, балалар өр-яңа урын-җирдә өстендә йоклый. Элеккесе белән чагыштырганда, җир белән күк арасы дияргә тулы җирлек бар. Сигез йокы корпусы да бик матур төсләргә буялган, исемнәре дә балаларча, гади: "Капелька", "Улыбка", "Колокольчик", "Радуга" һәм башкалар. Ашханә, административ корпус та заманча төсмер алган. Шәһәрдән аермалы буларак, монда бөтенләй башка мохит: тыныч, саф һава, лагерь урманга терәлеп торганга кошлар сайрый, чикерткәләр сикерешә, кечкенә генә инеш агып үтә, матур чәчәкләр үсеп утыра. Шәһәр ыгы-зыгысыннан рәхәтләнеп ял итәргә була.
Теманың дәвамын "Заман сулышы"ның 44 нче номер саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дружба