Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кул көрәше үлемгә китергән

Сабан туенда уеннарда катнашу барыннан да бигрәк күңел ачуга корылган булса да, кайбер спорт төрләрендә җиңүче булу теләге бар булган көчеңне эшкә җигәргә мәҗбүр итә. Ә көч кулланган спорт имгәнүләрсез генә дә булмый. Әтнә районы авылларының берсендә булган Сабан туенда кул көрәшендә катнашу 35 яшьлек хатын-кыз өчен үкенечле тәмамлана. Ул...

Сабан туенда уеннарда катнашу барыннан да бигрәк күңел ачуга корылган булса да, кайбер спорт төрләрендә җиңүче булу теләге бар булган көчеңне эшкә җигәргә мәҗбүр итә. Ә көч кулланган спорт имгәнүләрсез генә дә булмый.
Әтнә районы авылларының берсендә булган Сабан туенда кул көрәшендә катнашу 35 яшьлек хатын-кыз өчен үкенечле тәмамлана. Ул тромб кузгалу аркасында вафат булган. Кул көрәштергән вакытта көч килгән, дип фаразлый табиблар.
Әлеге хатын-кызның өч баласы ятим калган, ди "Әтнә таңы". Гаиләсенә сабырлык бирсен.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй