Заман сулышы

6 июль 2015 яңалыклары

  • 6 июль 2015 - 12:49
    Урдалыда давыл булган
    Якшәмбе көнне Урдалы авылында көчле җил-давыл булган. Авыл җирлеге башлыгы Мөсәвир Сабиров хәбәр итүенчә, аерым хуҗалыкларда берничә җирдә шиферны алып ташлаган, агачларны сындырган. Ә менә "Лениногорская" агрофирмасының Урдалы бүлекчәсенә зыян зуррак салган: әлеге авылдагы өч сыер абзарының да башын алып ташлаган.
    564
    0
    0
  • 6 июль 2015 - 12:26
    Үз эшен башлап җибәргән фермерларга ярдәм
    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эшләрен башлап кына җибәрүче фермерларга булышлык итү" программасында катнашуга гаризалар кабул итә. Ведомство программасын тормышка ашыру кысаларында, дәүләт түбәндәге юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтәчәк: сөтчелек тармагын үстерү, мөгезле эре терлекләрне симертү, атлар, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар, кош-кортларын (күркә, үрдәк, каз, тавык) үрчетү,...
    863
    0
    0
  • 6 июль 2015 - 12:14
    “Азан – 2015” мөәзиннәр конкурсында лениногорскилылар да катнашты
    Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә ел саен үткәрелеп килүче "Азан - 2015" мөәзиннәр конкурсы үтте. Анда Баулы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссыдан килгән мөәзиннәр катнашты. Ярыш өч яшь категориясендә барды. Балалар арасында иң яхшы азан әйтүче булып Әлмәт шәһәреннән Әбделгазиз Әүхадиев I урынны яуласа, II урында Бөгелмәдән Сөләйман Хөснетдинов, III урында Баулыдан...
    530
    0
    0
  • 6 июль 2015 - 10:13
    Лениногорскида "Тоннель" операциясе үтте
    Июль аеның бер көнендә шәһәрдә "Тоннель» операциясе үтте, дип хәбәр итте Лениногорск бүлеге матбугат эчке эшләр хезмәте. Өч сәгать буена юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә, юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 33 очрагын теркәгән. Аның күпчелеге машина йөртүче һәм пассажирларның иминлек каешын эләктермәве белән бәйле. Машина номерлары...
    1
    0
    0
  • 6 июль 2015 - 07:43
    Җырчы Иркә өченче тапкыр әни булды
    3 июль көнне 19 сәгать 40 минутта татар эстрадасының танылган җырчысы Иркә өченче тапкыр әни булды! Сабый (3200, 53см) Казанның 1нче номерлы балалар тудыру йортында дөньяга килгән. "Аллага шөкер, мин дә, бала да, исән-сау, үзебезне яхшы хис итәбез. Янымда туганым - килен кулымнан тотып торды. Якын кеше янда булганда, бала...
    566
    0
    0
  • 6 июль 2015 - 07:26
    Баланы тере килеш күмгәннәр
    Алабуга районы Костенеево авылында яңа туган баланы тере килеш җиргә күмгәннәр. Теләнелмәгән бала булганга күрә, бер гаилә сабыйларын туу белән тереләй ишегалдына күмеп куйган. Ир белән хатын арасында чыккан чираттагы низагтан соң, ир кеше бу турыда полициягә үзе хәбәр итә. Ир - Әрмәнстан гражданы, ә хатыны Кукмараныкы була. http://intertat.ru/
    729
    0
    0
Реклама