Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Азан – 2015” мөәзиннәр конкурсында лениногорскилылар да катнашты

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә ел саен үткәрелеп килүче "Азан - 2015" мөәзиннәр конкурсы үтте. Анда Баулы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссыдан килгән мөәзиннәр катнашты. Ярыш өч яшь категориясендә барды. Балалар арасында иң яхшы азан әйтүче булып Әлмәт шәһәреннән Әбделгазиз Әүхадиев I урынны яуласа, II урында Бөгелмәдән Сөләйман Хөснетдинов, III урында Баулыдан...

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә ел саен үткәрелеп килүче "Азан - 2015" мөәзиннәр конкурсы үтте.


Анда Баулы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссыдан килгән мөәзиннәр катнашты. Ярыш өч яшь категориясендә барды.
Балалар арасында иң яхшы азан әйтүче булып Әлмәт шәһәреннән Әбделгазиз Әүхадиев I урынны яуласа, II урында Бөгелмәдән Сөләйман Хөснетдинов, III урында Баулыдан Дамир Хәкимов булды.
19 яшьтән алып 40 яшь булганнар арасында I урынны Ризван Шаропов (Урыссу), II урынны Хөсәен Искәндәров (Бөгелмә), III урынны Вәлиулла Галимов (Азнакай) яулады.
Җиңүче "аксакаллар" арасында I урынны Гәбдрәшид Мингәлиев (Бөгелмә), II урынны Ильяс Мөкатдисов (Баулы), III урынны Әбүзәр Хәлиуллин (Лениногорск) алды.
Барысына да Диплом һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
http://dumrt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: азан 2015