Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Үз эшен башлап җибәргән фермерларга ярдәм

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эшләрен башлап кына җибәрүче фермерларга булышлык итү" программасында катнашуга гаризалар кабул итә. Ведомство программасын тормышка ашыру кысаларында, дәүләт түбәндәге юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтәчәк: сөтчелек тармагын үстерү, мөгезле эре терлекләрне симертү, атлар, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар, кош-кортларын (күркә, үрдәк, каз, тавык) үрчетү,...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эшләрен башлап кына җибәрүче фермерларга булышлык итү" программасында катнашуга гаризалар кабул итә.
Ведомство программасын тормышка ашыру кысаларында, дәүләт түбәндәге юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтәчәк: сөтчелек тармагын үстерү, мөгезле эре терлекләрне симертү, атлар, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар, кош-кортларын (күркә, үрдәк, каз, тавык) үрчетү, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы һәм азык культуралары җитештерү, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү.
Гаризалар һәм документлар 2015 елның 13 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Федосеевская урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 307нче бүлмә.
Кабул итү вакыты: 9.00-11.00 һәм 13.00-16.00 сәгатьтә.
Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен район башкарма комитетына (тел: 2-40-99) яки район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермер ярдэм