Заман сулышы

13 июль 2015 яңалыклары

  • 13 июль 2015 - 13:50
    Лениногорскида трамплиннан сикерделәр, җиңүчеләр билгеле
    10 - 12 июль аралыгында Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү бөтенроссия ярышлары үтте. Анда Киров, Магадан, Свердловск өлкәсе, Татарстан, Мәскәү, Түбән Тагил, Лениногорск, Әлмәт шәһәреннән килгән командалар катнашты. 2000 - 2001 елгы яшүсмер егетләр арасыннан I урынны Артем Юдин (Магадан) яулый. 2002 - 2003 елгы яшүсмер егетләр арасыннан I урын Данил...
    0
    0
    0
  • 13 июль 2015 - 12:49
    Бер укучы физика буенча Бөтендөнья олимпиадасы җиңүчесе
    3-12 июль көннәрендә Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә физика буенча Бөтендөнья олимпиадасы уздырылды. Россия җыелма командасында 5 кеше, шул исәптән Бөгелмәдәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 6нчы урта мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Алексей Красников катнашты. Татарстан укучысы физика буенча искиткеч белемнәрен күрсәтеп, олимпиаданың иң югары бүләген - алтын медаль яулады. Былтыр Алексей...
    523
    0
    0
  • 13 июль 2015 - 11:11
    Безнең бер сыер 13 литр сөт бирә
    Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында 13 июльгә бер сыерның кайда, ничә литр сөт бирүе турында мәгълүмат бар. Татарстанның 43 районы арасыннан сөт җитештерү буенча Лениногорск 32 нче урында тора. Бездә бер сыерга 13, 1 литр туры килә, бу узган ел белән чагыштырганда 100 граммга азрак. Беренче урында - Әтнәләр. Аларның...
    422
    0
    0
  • 13 июль 2015 - 11:06
    110 мең сумы "әллүр". Тагын алдаганнар...
    Кичә мошенниклар Казанның Совет районында гомер кичерүче 60 яшьлек хатын-кызны кәкре каенга терәтеп калдырган. Аның кәрәзле телефонына банк картасының блокировкалануы турында СМС-хәбәр ккилә. Картаны кабат "тәртипкә китерү" өчен ниләр эшләргә кирәклеге дә аңлатылган була. Шуңа таянып, зыян күрүче хатын-кыз 110 мең 500 сум акчасын банкомат аша алдакчыларга күчерә. СМС-хәбәр юллаучылар...
    410
    0
    0
  • 13 июль 2015 - 08:22
    Берәү үз фатирында ике көн комада яткан
    Әлеге хәл Чаллының ГЭС бистәсендәге күп фатирлы бер йортта булган. Ашыгыч ярдәм машинасын йортчылар чакырта. Бу вакытта йортның подъездына ис таралып өлгергән була инде. Соңрак фатир хуҗасының ике көн дәвамында комада ятуы ачыклана. Аның кулаякларында гангрена башланган була. 58 яшьлек ир-атка берничек тә ярдәм итә алмыйлар - ул табиблар күз...
    449
    0
    0
  • 13 июль 2015 - 05:33
    Лениногорскида көчле җил, яңгыр ява
    Бүген лениногорскилылар эшкә куртка, плащ киеп, зонтиклар тотып киттеләр. Яңгыр һәм җил төнлә үк тотынды, туктарга уйламый. Ә бит июльнең нәкъ уртасы. Лениногорскида бүген, 13 июль көнне болытлы һәм яңгырлы көн. Температура көндез +17, төнлә +13 градуска җылы. 14 июль көнне, шулай ук болытлы көн, яңгырлар көтелә. Температура көндез +20,...
    486
    0
    0
  • 13 июль 2015 - 05:09
    Лениногорскида һава торышы: салкын, яңгыр
    Лениногорскида бүген, 13 июль көнне болытлы һәм яңгырлы көн. Температура көндез +17, төнлә +13 градуска җылы. 14 июль көнне, шулай ук болытлы көн, яңгырлар көтелә. Температура көндез +20, төнлә +12 градус булачак. 15 июль көнне болытлы көн, яңгыр явачак. Температура көндез +24, төнлә +14 градус җылы.
    0
    0
    0
Реклама