Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида трамплиннан сикерделәр. Җиңүчеләр билгеле

20 - 22 февраль аралыгында Лениногорск шәһәрендә чаңгыда ике төр ярыш һәм чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Чемпионат һәм республика Беренчелеге үтте. Анда 1999 - 2003 елгы яшүсмер егет һәм кызлар катнашты, дип хәбәр итә "Олимпия резервы" спорт мәктәбе. 21 февраль көнне чаңгыда ике төр ярыш буенча Чемпионат һәм республика Беренчелеге...

20 - 22 февраль аралыгында Лениногорск шәһәрендә чаңгыда ике төр ярыш һәм чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Чемпионат һәм республика Беренчелеге үтте. Анда 1999 - 2003 елгы яшүсмер егет һәм кызлар катнашты, дип хәбәр итә "Олимпия резервы" спорт мәктәбе.


21 февраль көнне чаңгыда ике төр ярыш буенча Чемпионат һәм республика Беренчелеге булды. Нәтиҗәләр:

2003 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егетләр арасыннан I урынны - Булат Галимов (2 нче мәктәп), II урынны - Кирилл Ибряев (6 нчы мәктәп), III урынны - Алексей Ефимов (7 нче мәктәп) яулады.
2001 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер кызлар арасыннан I урынга - Елена Силантьева (Казан шәһәре), II урынга - Алинә Сәфиуллина (Казан шәһәре), III урынга - Диана Нурмөхәммәтова (Казан шәһәре) лаек булды.
2001-2002 елгы егетләр арасыннан I урынга - Андрей Окунев (11 нче гимназия), II урынга - Данил Искаков (Казан шәһәре), III урынга - Игорь Портняшкин (5 нче мәктәп) чыкты.
1999-2000 елгы яшүсмерләр арасыннан I урын Никита Кудряшев (10 нчы мәктәп), II урын Рәмис Сәяровта (10 нчы мәктәп).
22 февраль көнне К-29м, К-48м, К-75м трамплиннарыннан чаңгыда сикерү буенча Чемпионат һәм республика Беренчелеге булды. Нәтиҗәләр:
2003 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егетләр арасыннан I урында Данил Садреев (8 нче мәктәп), II урында - Алексей Ефимов (7 нче мәктәп), III урында - Камил Гыймадиев (10 нчы мәктәп).
2001 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер кызлар арасыннан призлы урыннарны Казан шәһәреннән килгән кызлар яулады. I урын - Диана Нурмөхәммәтова, II урын - Алинә Сәфиуллина, III урын - Елена Силантьевада.
2001-2002 егетләр арасыннан I урынны - Марс Садреев (8 нче мәктәп), II урынны - Данил Садреев (8 нче мәктәп), III урынны - Руслан Әхмәтшин (6 нчы мәктәп) яулады.
1999-2000 елгы яшүсмер егетләр арасында I урынга - Данил Садреев (8 нче мәктәп), II урынга - Марс Садреев (8 нче мәктәп), III урынга - Никита Кудряшев (10 нчы мәктәп) лаек булды.
Чаңгыда ике төр ярыш һәм трамплиннан чаңгыда сикерү буенча алтын медаль иясе - Руслан Габидуллин (ЛПК), көмеш призга - Захар Пономарев (8 нче мәктәп), бронза медальгә Руслан Тасим (ЛПК) һәм Илдар Сәлимов (Лениногорск) лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин