Заман сулышы

20 июль 2015 яңалыклары

  • 20 июль 2015 - 12:34
    Лениногорск педагогы грант отты, котлыйбыз
    11 нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" республика грантлар конкурсында җиңеп чыкты. Аңа һәм башка районнарның җиңеп чыккан педагогларына 50 шәр мең күләмендә премия тапшырылачак. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
    432
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 12:10
    Лениногорскида уракка төштеләр
    Лениногорск районы кырларында уракка төштеләр. "Лениногорская" агрофирмасы, КФХ Хәбибуллин хуҗалыгы урып-җыюга беренче булып кереште. Шушы көннәрдә башка хуҗалык кырларында да комбайн гөрелтесе ишетелә башлар, ди районыбызның авыл хуҗалыгы белгечләре.
    0
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 11:30
    Лениногорск чәчәккә күмеләчәк
    Бу атнада шәһәр урамнарында чәчәкләр артачак. Моңа кадәр утыртылганнарның җитәрлек булмавын аңладык, диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев. Шуңа чәчәк үсентеләрен алып кайтып, алдан заявка бирүчеләргә бушлай бирәчәкләр.
    675
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 11:27
    Лениногорсига балта остасы, ташчы кирәк
    Лениногорск мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматка караганда, бүген алар базасында биш йөздән артыграк вакансия, ягьни эш урыны бар. Алар барысы да сирәгрәк очрый торган һөнәрләр, мәсәлән, инженер-конструктор, ташчы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, балта остасы, билгеле бер категорияле машина йөртүчеләр.
    620
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 11:06
    Лениногорск юбилеена Россия Президенты В.Путин киләчәкме?
    Атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәенов халык арасында таралган безгә Путин килә икән, дигән имеш-мимешләрне кире какты. Шулай да шәһәр һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары уңаеннан узачак чараларга Россиянең кайбер министрлык һәм ведомство җитәкчеләре килүе бик мөмкин, диде. Бәйрәм 21, 22 август көннәрендә узачак, әлбәттә инде, анда Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов...
    1882
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 07:28
    Лениногорскида җитәкчеләр халык белән очрашачак
    Августта шәһәрдә халык белән очрашулар башланып китәчәк. Анда хезмәт күрсәтүче оешмалар, депутатлар катнашып, әлеге микрорайонда башкарылган эшләр турында хисап тотачак. Халыкның гозерләрен тыңлаячак.
    508
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 07:20
    Лениногорскида велосипедлар урлана тора
    Үткән атнада шәһәрдә берәүнең велосипедын урлыйлар. Зыян күрүче аны Ленинградская урамы, 71 нче йорт ишегалдында калдырып торган булган. Чыкса, "тимер ат"тан җилләр искән. Тиз генә эчке эшләр бүлегенә шалтырата, тик әлеге көнгә кадәр велосипед табылмаган. Велосипедыгызны калдырып китмәгез, дип тагын бер кат кисәтә Лениногорск эчке эшләр бүлеге.
    488
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 05:40
    Бүген Бөтендөнья торт көне
    Әлеге көн кешеләр, илләр һәм милләт вәкилләре арасында дуслыкка һәм тынычлыкка багышланган. Ул "Мин сиңа торт белән чәй эчәргә киләм!" дигән мәгънәне белдерә. Дөньякүләм масштабта ул 2011 елдан башлап билгеләп үтелә. Әйдәгез, бүген торт алып, яки үзебез пешереп кунакка барыйк, яисә чәйгә үзебезнең якыннарны, дусларны чакырыйк.
    532
    0
    0
Реклама