Районыбыз хуҗалыклары урып-җыюга кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 22 июль иртәсенә кырда 45 комбайн эшли, 12 хуҗалыкның сигезе уракка төшкән. Биш көн эчендә игенчеләр барлык мәйданның 5 процентыннан уңыш җыеп алган, 4 мең тонна икмәк суктырылган, уңдырышлылык - гектарыннан 21 центнер.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз