Заман сулышы

Лениногорск юбилеена Россия Президенты В.Путин киләчәкме?

Атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәенов халык арасында таралган безгә Путин килә икән, дигән имеш-мимешләрне кире какты. Шулай да шәһәр һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары уңаеннан узачак чараларга Россиянең кайбер министрлык һәм ведомство җитәкчеләре килүе бик мөмкин, диде. Бәйрәм 21, 22 август көннәрендә узачак, әлбәттә инде, анда Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов...

Атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәенов халык арасында таралган безгә Путин килә икән, дигән имеш-мимешләрне кире какты.
Шулай да шәһәр һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары уңаеннан узачак чараларга Россиянең кайбер министрлык һәм ведомство җитәкчеләре килүе бик мөмкин, диде. Бәйрәм 21, 22 август көннәрендә узачак, әлбәттә инде, анда Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов төп кунак булачак. Шулай ук нефть тармагы һәм башка өлкәләрдән чакырылучылар күп, юбилейга чакырылган һәр кеше - безнең өчен кадерле кунак, диде Рәгать Галиәгъзамович.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: