Заман сулышы

13 август 2015 яңалыклары

  • 13 август 2015 - 11:34
    Абау! Үз йортын ут төртеп яндырган
    Әлеге хәл 5 август көнне булган. Төштән соң Теләче район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылында йорт яну турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр агач йортның тулаем янып бетүенә юл куймый, өйнең төп өлеше сакланып кала. Шунысы гаҗәп: янган йортта яшәүче ханым үз йортына үзе ут төрткән булуы ачыклана. Әлеге мәсьәләгә ачыклык...
    637
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:54
    2016 елдан Россиядә пенсияләр артырга мөмкин
    Бу хакта Россия Хөкүмәте уздырган киңәшмәгә сылтама белән федраль гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Россия Хөкүмәте пенсияләрне киләсе елга 7 %ка арттырырга җыена. Журналистлар хәбәр итүенчә, 7 % - Финанс министрлыгы тәкъдим иткән белән Премьер-министр урынбасары Ольга Голодецның үзара килешкәннән соң кабул ителгән сан. Россия Икътисад үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча,...
    550
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:48
    Динә Гарипова кияүгә чыккан
    Бер атна элек Динә Гарипова кияүгә чыкты. Тантананы журналистлардан яшереп, туганнары һәм дуслары белән уздырырга җыенган Динә, матбугатта хәбәр таралгач, бик борчылган. Тик кияү егет зирәк булып, журналистлардан качу ысулын тапкан. Алар ЗАГСка гади кием киеп килгән. Ишек төбендә саклап торучы журналистлар боларны танымаган. Язылышып чыккач, туй буласы урында Динә...
    429
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:40
    Татарстан казанышлары – хикәя һәм фотографияләрдә
    Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя - эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала. Республикабызының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - ул безнең уртак тарихи мирасыбыз. Аның бай һәм күпкырлы...
    733
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:32
    Хезмәт хакыңны кара. Син херчеме, әллә баймы?
    Шәһәр җирендә гомер итүче россиялеләргә бер ай яшәр өчен ким дигәндә 23 мең сум акча кирәк. Авылда гомер итүче халыкның ихтыяҗы исә бераз кимрәк. Әгәр кесәләрендә бер ай эчендә туздырып бетерү өчен 17 мең сум акча булса, алар бик бәхетле булачак. Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда...
    453
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:23
    Бер хатын үз-үзенә ут төрткән
    Әлеге хәл Кукмара районы Аман-Оштырма авылында булган. 7 августта, көпә-көндез 52 яшьлек хатын-кыз үз-үзенә ут төртә. Утны әлеге ханымның балалары сүндерә, ул хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсендә дәвалана. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр иткән Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов җирле "Хезмәт даны"...
    512
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:10
    Әлмәттә яңача алдыйлар: кармакка яшьләр эләккән
    11 августта Әлмәт полиция бүлегенә кырыгалдарлар белән бәйле ике гариза кергән. Бу юлы мошенникларның алдау ысулы бер-берсенә охшамаган. 20 яшьлек Бөгелмә егете Әлмәттә эшкә урнаша. Торак мәсьәләсе килеп баскач, бушка белдерүләр бастырыла торган сайттан 8 мең сумга арендага бирелүче фатир турындагы мәгълүматка күзе төшә. Шалтыратуына җавап биргән ир-ат, дөрестән дә...
    423
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:04
    Россиягә шпрот кертелми башлый
    14 августтан Роспотребнадзор идарәсе Россия җирлегенә Польшада җитештерелгән балык консерваларын - шпротларны кертүдән туктата. "Зәйтүн маендагы шпрот" консерваларын тикшергәннән соң, идарә тармагы җитешсезлекләр барлыгын ачыклаган. Төгәлрәк әйткәндә, этикеткада язылган азык һәм энергетика кыйммәте турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәгән. Моннан тыш ризык составында да кайбер нормаларның бозылуы ачыкланган. Шуларны нигез итеп,...
    405
    0
    0
  • 13 август 2015 - 07:37
    Лениногорскида урып-җыю эшләре 51 процентка башкарылган
    13 август көне мәгълүматына караганда, районда урып-җыю эшләре 51 процентка башкарылган. Көзге арыш, көзге бодай, тритикале белән эш тәмамланган. 34 мең 263 тонна бөртеклеләр суктырылган, шул исәптән - 8 мең 120 тонна көзге арыш, 8 мең 225 тонна көзге бодай, 7 мең 550 тоннадан артык арпа, 4 мең 200 тонна...
    980
    0
    0
  • 13 август 2015 - 06:20
    Лениногорск яшүсмеренең 19 меңлек телефонын урлаганнар
    "Юбилейный" паркында футбол уйнаганда бер яшүсмернең барсеткасыннан «Айфон 4С» кәрәзле телефонын урлаганнар. Ул аны караучысыз калдырган булган. Зыян 19 мең сумны тәшкил итә. Кәрәзле телефонны урлауда 20-21 яшьлек егет шикләнелә. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
    419
    0
    0
  • 13 август 2015 - 06:03
    Лениногорскида кызлар да наркотик куллана
    Полициянең балигъ булмаганнар эше буенча бүлеге Лениногорск нефть техникумында укучы бер кызга һәм аның анасына карата төрле статья буенча административ беркетмә төзегән. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
    476
    0
    0
  • 13 август 2015 - 05:58
    Мөхлисә ападан юка коймак рецепты
    Күптән түгел редакциябезгә Мөхлисә апа бер савыт өеп коймаклар тотып килеп керде. Мөхлисә ападан юка коймак рецепты: 1 литр сөт; 2 йомырка; чеметем генә лимон кислотасы; 2-3 кашык үсемлек мае; 1 аш кашыгы майонез; Шикәр, тоз тәм буенча Аш серкәсен уксус белән болгатырга да он кушып сыек камырны кызган майлы...
    1050
    0
    0
  • 13 август 2015 - 05:40
    Лениногорскилы гаражына карак кергән
    "Восход" гаражлар җәмгыяте территориясендә була бу хәл. Билгесез затлар, бер гаражга ачкыч туры китереп кереп авторезин, дисклар, 4 «NOKIAN» автомобиль покрышкалары, «КАМЕВРО» маркалы кышкы покрышкалар урлаганнар. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
    441
    0
    0
  • 13 август 2015 - 05:17
    Ландыш Нигъмәтҗановадан өр-яңа җыр һәм клип (ВИДЕО)
    Татар эстрадасының якты йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова тамашачыларын үзенчәлекле клиплары белән һәрдаим сөендереп тора. Чираттагы клибы "Биклә мине күңелеңә" җырына төшерелгән. Анда җырчыны яңа образда - полиция хезмәткәре ролендә күрергә мөмкин. Клиптагы полиция машинасы, җырчының киеме, табигате - чит илнекенә охшаган, шуңа да клипны карагач, аның безнең якларда төшерелмәвенә ышанырга була....
    687
    0
    0
Реклама