Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәттә яңача алдыйлар: кармакка яшьләр эләккән

11 августта Әлмәт полиция бүлегенә кырыгалдарлар белән бәйле ике гариза кергән. Бу юлы мошенникларның алдау ысулы бер-берсенә охшамаган. 20 яшьлек Бөгелмә егете Әлмәттә эшкә урнаша. Торак мәсьәләсе килеп баскач, бушка белдерүләр бастырыла торган сайттан 8 мең сумга арендага бирелүче фатир турындагы мәгълүматка күзе төшә. Шалтыратуына җавап биргән ир-ат, дөрестән дә...

11 августта Әлмәт полиция бүлегенә кырыгалдарлар белән бәйле ике гариза кергән. Бу юлы мошенникларның алдау ысулы бер-берсенә охшамаган.
20 яшьлек Бөгелмә егете Әлмәттә эшкә урнаша. Торак мәсьәләсе килеп баскач, бушка белдерүләр бастырыла торган сайттан 8 мең сумга арендага бирелүче фатир турындагы мәгълүматка күзе төшә. Шалтыратуына җавап биргән ир-ат, дөрестән дә яшәү өчен фатир биреп торуын раслый, аренда өчен ярты айга алдан түләп куерга кирәклеген дә әйтә. Егет аны-моны уйлап тормастан белдерү хуҗасы биргән телефон номерына 4 мең сум акча күчерә. Аннары фатир ачкычларын кайчан һәм кайдан алып булуын сорарга дип, хуҗага кабат шалтыратырга була. Шул ара эчендә телефон "телсезгә" әйләнергә өлгергән була инде.
Икенче очракта 31 яшьлек ир-ат кәкре каенны терәтеп кала. Йөк ташу белән шөгыльләнүче әлеге ир-атка Әлмәт районындагы бер авылдан заказ керә. Юлда төгәл адресны сорап шалтыраткан вакытта заказ бирүче аңа юлны бәйнә-бәйнә аңлатып кына калмый, ир-атның беркатлылыгын чамалап, ике телефон номерына 2шәр мең сум акча күчерүен дә үтенә. Телефоннарының "тулыландырырга" башка мөмкинлеге юк, эш өчен түләгәндә исәп-хисап ясый, янәсе. Беркатлы ир-ат шулай эшли дә. Әмма күрсәтелгән адресны гомумән таба алмый, "заказ бирүче"нең телефоны сүнәргә дә өлгергән була.
http://intertat.ru/t

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник телефонные мошенники обман через телефон