Заман сулышы

2016 елдан Россиядә пенсияләр артырга мөмкин

Бу хакта Россия Хөкүмәте уздырган киңәшмәгә сылтама белән федраль гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Россия Хөкүмәте пенсияләрне киләсе елга 7 %ка арттырырга җыена. Журналистлар хәбәр итүенчә, 7 % - Финанс министрлыгы тәкъдим иткән белән Премьер-министр урынбасары Ольга Голодецның үзара килешкәннән соң кабул ителгән сан. Россия Икътисад үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча,...

Бу хакта Россия Хөкүмәте уздырган киңәшмәгә сылтама белән федраль гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Россия Хөкүмәте пенсияләрне киләсе елга 7 %ка арттырырга җыена. Журналистлар хәбәр итүенчә, 7 % - Финанс министрлыгы тәкъдим иткән белән Премьер-министр урынбасары Ольга Голодецның үзара килешкәннән соң кабул ителгән сан.
Россия Икътисад үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, пенсиянең индексацияләнүе фаразланган инфляциягә нигезләнеп башкарыла. Шулай да төгәл һәм азаккы саннар сентябрь аенда гына билгеле булачак. Шул вакытта министрлык 2016 елга фаразлар әзерләп өлгертергә тиеш.
http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: