Заман сулышы

24 август 2015 яңалыклары

  • 24 август 2015 - 13:01
    Яшь ярымлык баласын калдырып чыгып киткән ана штраф түләп котылган
    Әлеге хәл Түбән Кама шәһәрендә була. Ана кеше йоклаган баласын калдырып, дуслары белән чыгып китә. Әлеге хатын белән яшәүче ир баланы урамга алып чыга һәм малайны югалта. Яшь ярымлык сабыйның берүзе уйнап йөргәнен күреп күршеләре полициягә хәбәр итә. Ана кеше өйгә бик соң кайта, баланың өйдә юклыгын күрә һәм артык...
    449
    0
    0
  • 24 август 2015 - 11:42
    Лениногорскида үткән бәйрәм салюты (видео)
    https://vk.com/id157147612?z=video96167420_171201374%2Fvideos157147612
    509
    0
    0
  • 24 август 2015 - 11:37
    "Урманчылар ишек ача" акциясе уздырылачак
    "Урманчылар ишек ача" - шундый исем астында узачак Урман хезмәткәрләре көненә багышланган акция сентябрь аенда Россиянең барлык урман хуҗалыкларында да узачак. Бу көннәрдә Татарстан урманчылары мәктәптә укучылар һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән тематик очрашулар оештырачак һәм аларны урманчылыклардагы, урман хуҗалыкларындагы, янгын-химия станцияләрендәге, урман-орлыкчылык үзәкләрендәге хезмәткәрләрнең эше белән таныштырачаклар. http://tat.tatar-inform.ru/
    448
    0
    0
  • 24 август 2015 - 11:04
    Әлмәттә куркыныч эксгибиционистны тоткарлаганнар
    Бер әлмәтле агымдагы елның маенда Тукай проспектындагы 37 нче йорт балалар мәйданчыгындагы беседкада утыручы балигъ булмаган яшьтәге кызларга үзенең җенес органнарын күрсәткән. Балаларның ата-аналары полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Эксгибиционистны тоткарлаганнар. Ул Әлмәттә яшәүче 59 яшьлек ир булып чыккан. Бу хакта шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип белдерә "Әлмәт...
    603
    0
    0
  • 24 август 2015 - 10:09
    Гаилә корырга җыенган парларны мәҗбүри рәвештә ВИЧка анализ бирдертмәкчеләр
    Август элек-электән туйлар ае булуы белән аерылып тора. Гаилә корырга теләүче яшь парларның күбесе туй көнен нәкъ менә шул чорга билгели. Бу - күптәнге традиция. Ә менә кагыйдәләр үзгәрми тормый. Заманасы шул. Рос­потребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова, мәсәлән, гаилә корырга җыенган парларны, өйләнешер алдыннан, мәҗбүри рәвештә ВИЧка анализ бирдерт­мәкче. Аның...
    578
    0
    0
  • 24 август 2015 - 08:07
    Бер пар ЗАГСка янгын сүндерү машинасында килгән (видео)
    Казанда шәһәрендә "Казан" Гаилә үзәгенә бер пар өйләнешер өчен янгын сүндерү машинасында килгән. Янгын сүндерү машинасы музей экспонаты булса да, әле һаман да йөри икән.
    628
    0
    0
  • 24 август 2015 - 07:22
    Урдалыда икәү янып үлгән
    22 августта Урдалы авылында яшәүче берәүнең йортында янгын чыгып, хуҗа һәм тагын бер ир-ат янып үлә. Янгын сүндерүчеләр сәбәбен - ут белән саксыз эш итү, ди. Хуҗа ир аракы белән дус булган, янына дуслары да килгәннәр. Шундый бер эчеп утыру вакытында йорт бер тапкыр янган булган инде, коткарып калганнар. Бу...
    1010
    0
    0
  • 24 август 2015 - 06:47
    Татарстанда самолет юл һәлакәтенә очраган
    Як-40 пассажир самолеты М-7 трассасында һәлакәткә очраган. Әлеге хәл Алабуга районының Морты борылышында була. Як-40 самолетын "Бегишево" аэропортыннан Лаеш районына тактырып алып барган вакытта, торбасы өзелеп, самолет идарәне югалта һәм юл кырыена китә. Зыян күрүчеләр теркәлмәгән. http://intertat.ru/
    787
    0
    0
  • 24 август 2015 - 06:41
    Татарстанның бер районында котырган төлке азган
    Соңгы вакытта Арча районы буйлап әнә шул хәл күзәтелә башлаган. Котырган төлкеләр йорт хайваннарына ташланып, терлекләргә зыян китерә икән. Наласаны аерып әйтергә кирәк. Чөнки авылның бер урамында гына мондый өч очрак теркәлгән. Төлкеләр көпә-көндез аркандагы сыерларга ташланып, малларга зыян зур китергән. Бүгенге көндә Арчалылар котырган төлкеләрдән котылу юлларын эзлиләр. Әлегә...
    516
    0
    0
  • 24 август 2015 - 06:37
    Татарстанның 6 мәктәбендә кытай теленә өйрәтә башлыйлар
    Бу хакта бүген Бөгелмәдәге мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе вакытында әйтелде. ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, әлеге тәҗрибә Казанның дүрт белем йортында - 6 нчы гимназиядә, 1 нче татар гимназиясендә, 18 һәм 35 нче мәктәпләрдә, шулай ук Саба районындагы сәләтле балалар интернат-мәктәбе белән Бөгелмә районындагы Мостафа...
    420
    0
    0
  • 24 август 2015 - 06:34
    Чит ил акчасының рәсми курсы билгеле булды
    Россия банкы алда торган ялларга чит акчасының рәсми курсын билгеләде. Доллар курсы 1,16 сумга кыйммәтләнеде һәм 68,1216 сум тәшкил итә. Евро исә 2,2 сумга артты - 76,6709 сум булды.
    810
    0
    0
  • 24 август 2015 - 06:29
    Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан нефть төбәге булып калачак»
    Татарстан нефтенең бишеге булган Лениногорск шәһәре 60 еллык, ә «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе 70 еллык юбилей бәйрәмнәрен үткәрде. Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан, республикада нефть сәнәгате тарихы белән тыгыз бәйләнгән Лениногорск шәһәре юбилей вакыйгасын тагын да матурланып каршы алды. Республика Хөкүмәте тормышка ашырган утызга якын социаль программа кысаларында һәм, әлбәттә, нефтьчеләр...
    504
    0
    0
  • 24 август 2015 - 05:57
    Лениногорск Эчке эшләр бүлегендә халыкны кабул итәчәкләр
    25 август ккөнне, сәгать 10.00ннан 12.00гә кадәр Лениногорск Эчке эшләр бүлеге начальнигы А.В.Мищихин һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Людмила Наумова халыкны кабул итә. Белешмә өчен телефон: 2-72-01
    899
    0
    0
Реклама