Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаилә корырга җыенган парларны мәҗбүри рәвештә ВИЧка анализ бирдертмәкчеләр

Август элек-электән туйлар ае булуы белән аерылып тора. Гаилә корырга теләүче яшь парларның күбесе туй көнен нәкъ менә шул чорга билгели. Бу - күптәнге традиция. Ә менә кагыйдәләр үзгәрми тормый. Заманасы шул. Рос­потребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова, мәсәлән, гаилә корырга җыенган парларны, өйләнешер алдыннан, мәҗбүри рәвештә ВИЧка анализ бирдерт­мәкче. Аның...

Август элек-электән туйлар ае булуы белән аерылып тора. Гаилә корырга теләүче яшь парларның күбесе туй көнен нәкъ менә шул чорга билгели. Бу - күптәнге традиция. Ә менә кагыйдәләр үзгәрми тормый. Заманасы шул.
Рос­потребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова, мәсәлән, гаилә корырга җыенган парларны, өйләнешер алдыннан, мәҗбүри рәвештә ВИЧка анализ бирдерт­мәкче. Аның бу тәкъдимен Россия Дәүләт Думасында да хуплаганнар. Ә сез ничек уйлыйсыз, мондый тикшерү кирәкме? Алайга китсә, өйләнешергә уйлаган парларны тагын ничек сынап була?
Лилия БОРМУСОВА, психолог:
- Мондый чараның кирәген тапмыйм. Бер-бер­сен яраткан ике кеше яңа гына олы тормыш юлына басарга җыена. Бу - алар өчен болай да бик катлаулы, җаваплы чор. Ә мондый өстәмә тикше­рүләр яшь парга психологик яктан зур зыян салырга мөмкин. Күп­ләр өчен туйга әзерләнү чоры зур стресска әверелә. Өстәвенә мондый тикше­рүләр аркасында туй көне дә ки­чектерелергә мөмкин. Кеше уртача 25 яшьтә гаилә корырга тулысынча әзер дип санала. Бу вакытта инде психик яктан сәламәт булган кеше үз сәла­мәтлеген биш бармагы кебек белә. ВИЧ һәм гепатитны тик­шерүне исә диспансеризация вакытында да үтеп була. Ә менә яшь­ләр­нең гаилә коруга әзерлеген психологик яктан тикшерә башласалар, бик яхшы булыр иде. Бүген бит гаилә кору очраклары никадәр күп булса, аерылышулар да шул кадәр.
Эльмира СӨЛӘЙМАНОВА, җырчы:
- Кирәкле гамәл бу. Яшьләрнең үзлә­ренә дә файдага гына бит. Мондый тикшеренүдән соң бер-берсенә булган ышанычлары тагын да артыр иде. Туй алдыннан пар­ларның бер-берсенә җенси яктан туры килү-килмәвен дә тикше­рергә кирәктер. Ник ди­гәндә, бүген бу яктан бер-берсенә килешмәгән парлар бик күп. Шуңа балалары да юк. Тик бу бер-берсен яраткан парларны кур­кы­тырга да мөмкин, билгеле.
http://tuylar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: анализ на ВИЧ свадьба

2
X