Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан нефть төбәге булып калачак»

Татарстан нефтенең бишеге булган Лениногорск шәһәре 60 еллык, ә «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе 70 еллык юбилей бәйрәмнәрен үткәрде. Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан, республикада нефть сәнәгате тарихы белән тыгыз бәйләнгән Лениногорск шәһәре юбилей вакыйгасын тагын да матурланып каршы алды. Республика Хөкүмәте тормышка ашырган утызга якын социаль программа кысаларында һәм, әлбәттә, нефтьчеләр...

Татарстан нефтенең бишеге булган Лениногорск шәһәре 60 еллык, ә «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе 70 еллык юбилей бәйрәмнәрен үткәрде.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан, республикада нефть сәнәгате тарихы белән тыгыз бәйләнгән Лениногорск шәһәре юбилей вакыйгасын тагын да матурланып каршы алды. Республика Хөкүмәте тормышка ашырган утызга якын социаль программа кысаларында һәм, әлбәттә, нефтьчеләр көче белән шәһәрнең көнкүрешен яхшырту өчен соңгы елда биредә шактый эшләр башкарылды. Юллар ремонтланды, «Яшьлек» стадионы яңартылды, аның янындагы моңа кадәр «кул җитмәгән» күл буе төзекләндерелде, аның кырыенда экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләр өчен «Яшьлек» паркы һәм мөһим социаль объектлар ачылды: Лениногорск шәһәренең яшьтәше диярлек булган 2нче урта мәктәпнең иске бинасы сүтелеп яңадан төзелде, район Мәдәният йорты, районның балалар хастаханәсе тулысынча ремонтланды һәм заманча җиһазланды, шәһәр күле буенда өр-яңа Никахлашу сарае сафка бастырылды. Боларга өстәп, шәһәрнең Нефть музее яңа иркен бинага күчерелүен, ә Татарстанда беренче нефть фонтаны бәреп чыккан Шөгер авылындагы борынгы нефть-битум заводы урынында музей ачылуын искә алырга кирәк.
Истәлекле бу көндә лениногорскилылар һәм нефтьчеләрнең шатлыгын Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. Юбилейга әзерлек барышын да ул үз игътибарында тоткан иде. Танылган җырчылар, район үзешчәннәре катнашында шәһәрнең «Яшьлек» стадионында гөрләп узган бәйрәмгә җыелган лениногорскилыларны һәм инде 70 ел Татарстан икътисадын үстерүгә өлеш кертүче нефтьчеләрне котлап, Рөстәм Миңнеханов төзек шәһәр, яңа социаль объектлар җирле халыкның тормышында уңайлыклар тудырсын, дип теләде.
- Казанда Бөтендөнья Универсиадасына әзерлек эшләрен төгәлләгәч тә безнең алда яңа гүзәл шәһәр калкып чыккандай булган иде. Лениногорск шәһәре дә хәзер балкып тора. Яңартылган юллар, спорт корылмалары, Мәдәният сарае, мәктәп, хастаханә, быел гына ишекләрен ачкан Никахлашу сарае кешеләргә озак еллар хезмәт итсен, яңа гаиләләр һәм бик күп балалар тусын, - диде Татарстан лидеры.
Республикада җитди социаль мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итүче нефтьчеләрнең казанышын билгеләп, Рөстәм Миңнеханов: «1943 елда безнең төбәктә нефть ятмалары табылмаса, Татарстанның бүгенге кебек мөмкинлекләре булмас иде. Нефть - Татарстан сәнәгатенең нигезен тәшкил итә. Әле алдагы 100-200 елда да республика нефть табучы төбәк булып калачак», - дип ассызыклады.
Бәйрәмдә шәһәрнең тырыш укытучылары, табиблары, «Татнефть» компаниясенә кергән «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе эшчеләре һәм ветераннары хөрмәтләнде. Нык суланган һәм иске нефть чыганакларын эшкәртүче, электән Татарстанның һәм, гомумән, илнең нефть сәнәгатен тәҗрибәле белгечләр, уңышлы технологияләр белән тәэмин итүче «Лениногорскнефть» идарәсе коллективында хәзерге көндә 2300дән артык кеше эшли, аларның өчтән бер өлешен 30 яшькәчә яшьләр тәшкил итә.
- Шәһәр һәм «Лениногорскнефь» нефть-газ табу идарәсе юбилейлары, республикада нефть сәнәгате һәм беренче нефтьчеләр шәһәре оешуы - бу «түгәрәк» даталар бер-берсеннән аерылгысыз. Үткән буыннар туплаган эш тәҗрибәсе «Татнефть» компаниясенең киләчәк үсешенә этәргеч һәм ышаныч бирә. Тырыш халык лаеклы шартларда яшәргә хаклы. Алга таба да бергәләп яңа казанышларга ирешергә язсын, - диде «Татнефть» башлыгы Наил Маганов бәйрәмдә лениногорскилыларга мөрәҗәгать итеп. Шәһәр халкы исеменнән исә Татарстан җитәкчелегенә, нефтьчеләргә шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент

2
X