Заман сулышы

16 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 16 сентябрь 2015 - 13:32
    Ирле-хатынлы суга сикергән
    Казанда Киров дамбасында 1955 нче елгы ир-ат һәм 1966 нчы елгы хатын-кыз күпердән суга сикерәләр һәм аннан соң ярдәм сорап кычкыра башлыйлар. МЧС хезмәткәрләре аларны коткара һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшыра. Әлеге пар алкоголь кулланганнан соң, кызып китеп, суга сикерергә ниятләгән булса кирәк.
    588
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 11:21
    Илсөя Бәдретдинованың бөтен урлаган гөлләре шәп китә
    Сишәмбе көнне эш башларга ярамый. Имештер, эшең уңмый. Мондый ышануларга һәр кеше үзенчә карый, кемдер ихластан ышана, кемдер җүләрлек дип саный. Ләкин ничек кенә булмасын, шәхсән үземә гел рас килеп тора шундый нәрсәләр, шайтан алгыры... Әй Ходаем, шайтан сүзен дә әйтергә ярамый бит әле: көн уңмый, диләр. Юлны аркылыга кара...
    545
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 11:02
    Казанда 83 яшьлек әби автобустан егылып төшкән
    Казанда маршрут автобусыннан егылып төшеп, 83 яшьлек әби кеше башын имгәткән. ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, һәлакәт кичә төш вакытында булган. "НефАЗ" белән идарә итүче 24 яшьлек йөртүче Рәхимов урамы буйлап (Ютазы урамы ягыннан Васильченко урамына таба) ишеген япмыйча кузгала башлый. Шуның аркасында әби-карчык егылып төшә.
    647
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 10:05
    Венера Шәмиева: “Ирем үз куллары белән улыбызның кендеген кисте” (ФОТО)
    Венера Шәмиева. Күпләргә таныш исем. Соңгы елларда җырчының сәхнәдән югалып торуы өченче мәртәбә әни булуы белән бәйле иде. Бүген ул ире Рөстәм белән Зөләйха, Дәүләт, Җәлил исемле уртак мәхәббәт җимешләрен үстерә. - Венера, балаларыңа ничә тулды инде? - Гомернең узуын сизмисең икән. Инде кызыбыз Зөләйхага - 10, олы улыбыз Дәүләткә...
    743
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 07:29
    Фарсель Зыятдиновтан бәрәңгене саклау буенча киңәшләр
    - Быел бәрәңге начар сакланачак, чөнки авырулары күп булды. Шуңа күрә җыеп алгач, берничә тапкыр араларга, чери башлаганнарын чүпләп алып ташларга, яхшы дигәннәрен бер-ике тапкыр җилләтергә кирәк булачак. Күп кешеләрнең бакчасында булдым, башлыча, өч төрле авыру киң таралганын күрдем. Фитофтороз белән авырганнары да бар, кара тимгел авыруы (макроспариоз) да очрады,...
    430
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 07:00
    Исерткеч эчемлекләрне 21 яшь тулмаганнарга сатмаска җыеналар
    Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ Иҗтимагый палатасының 21 яше тулмаганнарга исерткеч эчемлекләр сатуны канун нигезендә тыю турындагы тәкъдимен хуплап чыккан. Валентина Матвиенко палата белән берлектә, моңа кадәр канун проекты буларак каралып та, кабул ителми калган әлеге башлангыч өстендә эшләргә тәкъдим итте. Иҗтимагый палата вәкилләре ышануынча, дәүләт тарафыннан яклау булган...
    412
    0
    0
  • 16 сентябрь 2015 - 05:42
    Лениногорск табибларына маймылдан тешләтүчеләр дә мөрәҗәгать итә
    Быел ике лениногорскилыны зоопаркта маймыл тешләгән, алар табибларга мөрәҗәгать итеп, тиешле дәвасын алган. Алты ай эчендә шәһәр һәм райондагы 107 кешене хайван тешләгән. Кырыгын хуҗасыз этләр, тугызын шундый ук песиләр тешләгән. Аларга вакцина ясалган.
    897
    0
    0
Реклама