Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Венера Шәмиева: “Ирем үз куллары белән улыбызның кендеген кисте” (ФОТО)

Венера Шәмиева. Күпләргә таныш исем. Соңгы елларда җырчының сәхнәдән югалып торуы өченче мәртәбә әни булуы белән бәйле иде. Бүген ул ире Рөстәм белән Зөләйха, Дәүләт, Җәлил исемле уртак мәхәббәт җимешләрен үстерә. - Венера, балаларыңа ничә тулды инде? - Гомернең узуын сизмисең икән. Инде кызыбыз Зөләйхага - 10, олы улыбыз Дәүләткә...

Венера Шәмиева. Күпләргә таныш исем. Соңгы елларда җырчының сәхнәдән югалып торуы өченче мәртәбә әни булуы белән бәйле иде. Бүген ул ире Рөстәм белән Зөләйха, Дәүләт, Җәлил исемле уртак мәхәббәт җимешләрен үстерә.
- Венера, балаларыңа ничә тулды инде?
- Гомернең узуын сизмисең икән. Инде кызыбыз Зөләйхага - 10, олы улыбыз Дәүләткә 5 яшь, кече улыбыз Җәлиленең 10 аен тутырдык. Балалар белән мәш килеп ятабыз. Аларны ташлап сәхнәгә чыгуыма ирем Рөстәм дә каршы булды.
- Иреңне намазда дип беләм. Ә син иҗат кешесе. Сәхнәгә чыгып, җырлап йөрүеңә ул каршы түгелме?
- Түгел. Аның бары төп таләпләре генә бар: артык ачык кием кимәскә, хәләл булмаган мәҗлесләрдә чыгыш ясамаска. Ул "звёздный" кеше. Моны ничек аңлатырга... Әгәр дә аның хатыны өйдә балалар белән генә утыра икән, Рөстәмнең үзенә дә кызык булмаячак. Аңа андый хатын кирәкми. Аңа үзеннән узмаган, ләкин үз өлкәсендә тырышучы хатын кирәк. Сәхнәгә чыгып җырлаганымны күргәч, бик сөенә инде. Шундый тормыш иптәше сайлавына сөенә.
- Үзе кайсы яктан?
- Казан егете.
- Өченче балаңны табарга да ул ярдәм иткән, диләр.
- Әйе, моны Рөстәм үзе теләде. Кызыбыз Зөләйханы тапканда, иремнең янымда булуын теләмәдем. Чөнки беренче бала. Нәрсә икәнен дә аңламыйм. Шуңа беренче баланы ирләре белән табарга киңәш итмәс идем, алар стресс кичерергә мөмкин. Олы улыбыз Дәүләтне тапканда без теләгән бала тудыру йорты ябылган иде. Башкасында табарга туры килде. Ә анда ирләре белән бергә табу мөмкинлеге тудырылмаган. Балалар күп булган саен, җиңелрәк туа алар. Икенче баланы тапканда тулгак вакыты ике тапкырга кыскарды. Инде өченчесен, ягъни Җәлилебезне шәхси бала тудыру йортында таптым. Менә анысында Рөстәм белән бергә! Ирем үз куллары белән улыбызның кендеген кисте. Ничек туганын күрде. Андагы эмоцияләр! Сөйләп бетерерлек түгел!
- Шәхси клиникада бала табу күпмегә төште?
- 150 мең сумга (елмая). Бу - табар алдыннан даими күренергә йөргәннәре белән бергә. Анда барып, ял итеп кенә кайттым мин. Әни булырга җыенган хатын-кызлар өчен бөтен шартлар да тудырылган. Берәр әйбер кирәксә, махсус төймәгә генә басасың. Шунда ук кереп җитәләр. Җәлил тугач, Рөстәм тиз генә фотога да төшереп алган иде.
- Фотога төшәргә яратасыңмы?
- Яратуын яратабыз. Әмма балаларның фотоларын матбугатка бирүгә, интернетка куюга Рөстәм бик каршы.
- Ни өчен?
- Күз тиюдән куркабыз.
- Кайбер артистлар фигура бозыла дип балага күкрәк сөте дә ашатмый...
- Беренче чиратта фигура түгел, баланың исәнлеге кадерле! Кызым белән олы улымны да имездем. Җәлилгә дә яшь ярымга кадәр күкрәк сөте ашатачакмын.
"Акчарлак"тан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев