Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерткеч эчемлекләрне 21 яшь тулмаганнарга сатмаска җыеналар

Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ Иҗтимагый палатасының 21 яше тулмаганнарга исерткеч эчемлекләр сатуны канун нигезендә тыю турындагы тәкъдимен хуплап чыккан. Валентина Матвиенко палата белән берлектә, моңа кадәр канун проекты буларак каралып та, кабул ителми калган әлеге башлангыч өстендә эшләргә тәкъдим итте. Иҗтимагый палата вәкилләре ышануынча, дәүләт тарафыннан яклау булган...

Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ Иҗтимагый палатасының 21 яше тулмаганнарга исерткеч эчемлекләр сатуны канун нигезендә тыю турындагы тәкъдимен хуплап чыккан.
Валентина Матвиенко палата белән берлектә, моңа кадәр канун проекты буларак каралып та, кабул ителми калган әлеге башлангыч өстендә эшләргә тәкъдим итте. Иҗтимагый палата вәкилләре ышануынча, дәүләт тарафыннан яклау булган очракта " 21 кануны" кабул ителергә тиеш. Бу хакта Иҗтимагый палата әгъзасы, "Аек Россия" федераль проекты җитәкчесе Солтан Хамзаев җиткергән..
Исерткеч эчемлекләрне сату планкасын канунлы рәвештә 18дән 21 яшькә күтәрү мәсьәләсе 2012, 2013 һәм 2014 елда күтәрелгән иде инде. Канун кабул итүгә каршы чыгучылар, Гражданлык кодексын мисалга китереп, балигъ булмаганнарның хокуклары кысылуны сәбәп итеп куйды. Ә Иҗтимагый палата вәкилләре башка фикердә: "Бу - җитди сәбәп түгел. Россия гражданнарына карата яшь буенча чикләүнең башка мисаллары бар. Әйтик, 21 яшь тулмыйча РФ Дәүләт Думасына депутат, 35 яшьне тутырмыйча ил Президенты вазифасына дәгъва кылып булмый", - ди алар.
intertat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: запрет