Заман сулышы

9 октябрь 2015 яңалыклары

  • 9 октябрь 2015 - 12:25
    Лениногорскиның балалар китапханәсендә укучылар шагыйрә белән очрашты
    8 октябрь көнне Лениногорск шәһәренең балалар китапханәсендә 11 нче гимназиянең 3-4 сыйныф укучылары Яр Чаллы шәһәреннән килгән шагыйрә Вера Петровна Хәмидуллина белән очрашты. Вера Петровна Хәмидуллина - Россия Язучылар союзы члены, Татарстан Республикасы Язучылар союзы члены, "Балалар бакчасы" ("САДИК") әдәби проект җитәкчесе. Ике сәгать дәвамында барган очрашу Вера Петровна укучылар...
    559
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 12:20
    Керкәле авылында өлкәннәр җырлый да, эшли дә
    Күптән түгел Керкәледә өлкәннәр көненә багышланган кичә үтте, дип язалар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре. Ул көнне мәдәният йорты җанланып китте. Өлкәннәребез күп килде, өстәлләребез мул булды, чөнки авылыбызның ике мәхәлләсе дә акчалата ярдәм иттеләр. Галимҗан абый, Ясәви абый, Рәис абый. Үзләре дә бәйрәмдә актив катнаштылар. Галия апа Рәхимова олы яшенә...
    559
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 12:06
    Лениногорскиның үзәк базарында срогы чыккан азык-төлек сатылуы ачыкланган
    7 октябрь көнне Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлекчәсе Лениногорскиның үзәк базарында тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, срогы чыккан азык-төлек сату очраклары ачыкланган. Бер сатучының сатудан 300 кг азык-төлеге алынган. Аның гомуми бәясе 166 мең 500 сум тәшкил итә. http://len-journal.ru
    531
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 11:08
    Югалган кызлар табылган
    Исегезгә төшерәбез, 7 октябрьдә көндез ике кыз мәктәптән чыгып киткәннән соң өйләренә кайтмаганнар иде. Шәһәрдә аларны эзләү игълан ителгән иде. Һәм менә бүген социаль челтәрдә кызларның өйләренә әйләнеп кайтулары турында хәбәр урнаштырылган. Моны районара тикшерү бүлеге дә раслаган. Кызларның югалуында бернинди криминал юк. Алар Иске Куак авылындагы иптәшләрендә яшеренеп ятканнар.
    662
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 10:43
    Иске Шөгер кызы Динара клип төшергән(+видео)
    Динараның үзе язган (көен танылган композитор Ленар Бикмурзин иҗат иткән) "Бәгырьләрем" дигән җырына төшерелгән ул. Динара Гумилевская (кыз фамилиясе Сәйфетдинова) һөнәре буенча җырчы да, шагыйрә дә түгел. Әмма җыр сәнгатенә гашыйк, иҗади кеше. "Бәгырьләрем" дигән җырны ул әти-әнисенә, аларның энҗе туйларына багышлап язган. "Болгар" радиосыннан әлеге җырны сентябрь аеннан бирле...
    881
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 08:35
    Иван Панин III урынны яулап кайтты
    Сочи шәһәрендә чаңгыда ике төр ярыш буенча Россия чемпионаты турниры үтте. Якташыбыз, трамплинчы Иван Панин III урынны яулап кайтты. Котлыйбыз! http://len-journal.ru/
    531
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 08:18
    Лениногорскига 9 октябрьгә һава торышы
    Бүген, 9 октябрь көнне болытлы һава көтелә. Кар явачак. Температура көндез -1, төнлә -3 градус салкын. 10 октябрь көнне болытлы көн, кар явачак. Температура көндез -1, төнлә -3 градус. 11 - 12 октябрь көннәрендә болытлы көн, кар явачак. Температура көндез -3, төнлә -10 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.
    506
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 06:57
    «Эссе» төркеме
    "Эссе" төркеме солисты Нияз Вәлиев үзе генә җырлый башлагач, халык "әллә "Эссе" төркеме таркалганмы?" дип төркемнең язмышы белән кызыксына башлады. Әмма егетләр бу имеш-мимешләрнең хак булмавын, киресенчә, якын арада яңа җырлар яздырырга җыенуларын белдерде. - 10 октябрьдә Германиянең Франкфурт шәһәрендә татарлар очрашуы булачак. Без - Казаннан берничә җырчы җыелышып, шунда...
    1150
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 05:28
    Куакбаш мәктәбе укытучысы – “Авыл укытучысы” бәйгесе җиңүчесе
    Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында авыл мөгаллимнәре осталык дәресләре үткәрде. Шул рәвешле "Авыл укытучысы" бәйгесенең җиңүчесе ачыкланды. "Мәгариф" журналы тарафыннан уздырылган бу конкурс авыл җирлегендә хезмәт куючы мәгариф хезмәткәрләре арасында популярлык казанып өлгерде инде. "Авыл укытучысы" бәйгесе авыл-район мәктәпләрендә белем бирүче мөгаллимнәр хезмәтенә игътибарны арттыру, аның дәрәҗәсен, абруен күтәрү максаты белән...
    731
    0
    0
Реклама