Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш мәктәбе укытучысы – “Авыл укытучысы” бәйгесе җиңүчесе

Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында авыл мөгаллимнәре осталык дәресләре үткәрде. Шул рәвешле "Авыл укытучысы" бәйгесенең җиңүчесе ачыкланды. "Мәгариф" журналы тарафыннан уздырылган бу конкурс авыл җирлегендә хезмәт куючы мәгариф хезмәткәрләре арасында популярлык казанып өлгерде инде. "Авыл укытучысы" бәйгесе авыл-район мәктәпләрендә белем бирүче мөгаллимнәр хезмәтенә игътибарны арттыру, аның дәрәҗәсен, абруен күтәрү максаты белән...

Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында авыл мөгаллимнәре осталык дәресләре үткәрде. Шул рәвешле "Авыл укытучысы" бәйгесенең җиңүчесе ачыкланды.


"Мәгариф" журналы тарафыннан уздырылган бу конкурс авыл җирлегендә хезмәт куючы мәгариф хезмәткәрләре арасында популярлык казанып өлгерде инде.
"Авыл укытучысы" бәйгесе авыл-район мәктәпләрендә белем бирүче мөгаллимнәр хезмәтенә игътибарны арттыру, аның дәрәҗәсен, абруен күтәрү максаты белән оештырыла.
Бәйге быел икенче тапкыр узды. Ул исә заманы өчен актуаль мәсьәлә - тәрбиягә кагылышлы юнәлешне сайлап алды.
Финалга чыккан 10 номинант узган елдагы кебек үк жюри каршында үз предметлары буенча масстер-класс үткәрде. Төп җиңүче шушы сынау нәтиҗәсе буенча сайланды. Гомумән, һәр укытучы үз эш алымнарының үзенчәлекләрен ачып бирергә тырышты. Кемдер дәрестән өзекләр күрсәтте, кемдер дәресенә уен элементлары кертте һ.б. Бәя биргәндә жюри сайланган теманың әһәмиятенә дә, укытучының үз-үзен тотышы, кыяфәте, сөйләменә дә игътибар итте.
Жюри бертавыштан Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Резедә Мөстәкыймованы абсолют җиңүче дип тапты. Резедә Рафикъ кызы - шушы авылда туып үскән, мәктәптә унынчы елын укыта. Мастер-класс өчен ул «Инглиз теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү» дигән тема сайлап алган иде.
Икенче һәм өченче урыннарны «Мәгариф» журналының даими авторлары - Миләүшә Хафизова (Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм Роза Кутуева (Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы) яулады.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс авыл укытучысы авыл укытучысы 2015

2
X