Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер кызы Динара клип төшергән(+видео)

Динараның үзе язган (көен танылган композитор Ленар Бикмурзин иҗат иткән) "Бәгырьләрем" дигән җырына төшерелгән ул. Динара Гумилевская (кыз фамилиясе Сәйфетдинова) һөнәре буенча җырчы да, шагыйрә дә түгел. Әмма җыр сәнгатенә гашыйк, иҗади кеше. "Бәгырьләрем" дигән җырны ул әти-әнисенә, аларның энҗе туйларына багышлап язган. "Болгар" радиосыннан әлеге җырны сентябрь аеннан бирле...

Динараның үзе язган (көен танылган композитор Ленар Бикмурзин иҗат иткән) "Бәгырьләрем" дигән җырына төшерелгән ул.
Динара Гумилевская (кыз фамилиясе Сәйфетдинова) һөнәре буенча җырчы да, шагыйрә дә түгел. Әмма җыр сәнгатенә гашыйк, иҗади кеше. "Бәгырьләрем" дигән җырны ул әти-әнисенә, аларның энҗе туйларына багышлап язган.
"Болгар" радиосыннан әлеге җырны сентябрь аеннан бирле ишетергә мөмкин. Ә менә клибы яңа гына "табан төшкән". Ул Иске Шөгернең урман-тауларында, киң басуларында, йортлары ишегалдында төшерелгән. Андагы төп геройлар Динарының әтисе Әмир, әнисе Гүзәл, ире белән кызы, сеңлесе Диана гаиләсе һәм ике әбисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: динара иске шогер иске шогер