Заман сулышы

11 октябрь 2015 яңалыклары

  • 11 октябрь 2015 - 17:16
    Бәрәңгене черетмичә саклыйсы иде (киңәш)
    Озын кыш буена бәрәңгене ничек сакларга? Белгечләр әйтүенчә, бәрәңгегә аеруча зур зыян салучы авырулардан котылу өчен иң элек аны ел саен бер үк урынга утыртуны чикләү кирәк. Өе янында 20-25 сутый җир кишәрлеге булганнарга, бәрәңгене бакчаның бер өлешенә генә утырту яхшы нәтиҗә бирә. Ә инде мондый мөмкинлек юк икән, бәрәңге...
    426
    0
    0
  • 11 октябрь 2015 - 15:52
    “Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” бәйгесенең финалына Лениногорскиныкы да кергән
    Белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләрен барлау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, агымдагы елның 25 августыннан 25 октябренә кадәр "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015" республика бәйгесе үткәрелә, дип хәбәр итә мәгариф һәм фән министрлыгы сайты. 5 октябрьдә республика бәйгесенең читтән торып үткәрелгән беренче этабы төгәлләнде. Анда муниципаль турда...
    480
    0
    0
  • 11 октябрь 2015 - 15:00
    "Яктырткыч"ың булмаса – штраф...
    Татарстанда 10 октябрьгә кадәр "Җәяүле" профилактика чарасы бара. Киеменә яктылык чагылдыручы тасма беркетмичә, шәһәр яки авыл читендәге юлга чыккан кеше 500 сум штрафка тартылачак. http://shahrikazan.com/
    448
    0
    0
  • 11 октябрь 2015 - 11:49
    Җиде балыкчы баткан машинаны тапканнар
    Бүген Актаныш районы Бүләк авылы янындагы елгада суга баткан "УАЗ" автомобилен табалар. Аның эчендә җиде ир-ат гәүдәсе дә була. Батып үлүчеләрне балыкчылар, дигән версия бар. Машинаның бер өлеше судан күренеп торган. МЧС һәм полиция хезмәткәрләре машинаны судан тартып чыгара. Хәзерге вакытта вакыйганың кайчан һәм ни сәбәпле батуын ачыклау эше бара....
    398
    0
    0
  • 11 октябрь 2015 - 11:20
    “Заман сулышы” газетына арзан бәядән язылырга мөмкин
    15-25 октябрьдә шәһәр һәм райондагы барлык почта бүлекчәләрендә "Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы" узачак, дип хәбәр итә район почта элемтәсе узелы. Әлеге вакыт аралыгында кайбер үзәк, республика һәм җирле газет-журналларга арзанракка язылырга мөмкин булачак. Шушы ун көн эчендә "Заман сулышы"на да арзанракка - 467 сум 88 тиенгә язылып куярга киңәш итәбез.
    967
    0
    0
  • 11 октябрь 2015 - 09:21
    Лениногорскилылар “Алтын көз” Россия агропромышленность күргәзмәсендә катнашты
    Шушы көннәрдә Мәскәү шәһәрендә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Алтын көз» 17 нче Россия агропромышленость күргәзмәсе узды. Быелгы күргәзмәнең тематикасы илебез агросәнәгать комплексының барлык кече тармакларын да үз эченә алган. Күргәзмәнең «Россия төбәкләре. Чит илләр» дигән төп бүлегендә 50дә артык төбәктән экспозицияләр куелган. Моннан тыш, экспонатларда төбәк бренды булып саналган...
    475
    0
    0
  • 11 октябрь 2015 - 07:00
    11 октябрь - авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
    Октябрьнең икенче якшәмбесе Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Иртә таңнан караңгыга кадәр кырда, фермада эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучыларыбыз булганда, табында ризык тулып торыр. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, берничә кешенең фикерен белештек. Зөлфирә Төхвәтуллина, «Сатурн-Урал» хуҗалы­гы җитәкчесе: - Хуҗалыкның игенчелектә һәм терлекчелектә әлегә сынатканы юк. Фидакарь...
    913
    0
    0
Реклама