Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” бәйгесенең финалына Лениногорскиныкы да кергән

Белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләрен барлау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, агымдагы елның 25 августыннан 25 октябренә кадәр "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015" республика бәйгесе үткәрелә, дип хәбәр итә мәгариф һәм фән министрлыгы сайты. 5 октябрьдә республика бәйгесенең читтән торып үткәрелгән беренче этабы төгәлләнде. Анда муниципаль турда...

Белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләрен барлау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, агымдагы елның 25 августыннан 25 октябренә кадәр "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015" республика бәйгесе үткәрелә, дип хәбәр итә мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.


5 октябрьдә республика бәйгесенең читтән торып үткәрелгән беренче этабы төгәлләнде. Анда муниципаль турда җиңгән 22 - шәһәр һәм 39 авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмалары китапханәләре катнашты.
Тапшырылган материалларны экспертларның тикшерү нәтиҗәләре буенча Оештыру комитеты республика бәйгесенең икенче этабы - финал ярышларында катнашачак 10 шәһәр һәм 10 авыл мәктәбе китапханәсен билгеләде. Шәһәр китапханәләре арасында 2нче мәктәп китапханәсе дә бар. Китапханәчесе - Светлана Гыйльметдиновна Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: библиотека