Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җитәкчелегендәге бер төркем үзешчән артислар Яр Чаллы шәһәрендә - якташлар очрашуында булып кайтты.
Без концерт номерлары әзерләп барган идек, бәйрәм Чаллы артистлары чыгышы белән берлектә узды. Тамаша башында танылган композитор Илгиз Закиров көен үзе иҗат иткән "Керкәле", "Сарабиккол" җырларын башкарды. Безнекеләрдән Фәния Латыйпова, Равил Гыйматдинов,...