Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск фермеры министрга сорау бирде

Казанда узган "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект кысаларында республика фермерлары Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты, алар арасында безнең район фермерлары да бар иде. Каран авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Фәрид Нәбиуллин һәм Зеленая Рощадан бәрәңге җитештерү буенча фермер Михаил Иванов очрашуга...

Казанда узган "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект кысаларында республика фермерлары Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты, алар арасында безнең район фермерлары да бар иде. Каран авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Фәрид Нәбиуллин һәм Зеленая Рощадан бәрәңге җитештерү буенча фермер Михаил Иванов очрашуга барды.


Аларның министрга сораулары да бар иде. Аерым алганда, фермер Фәрид Нәбиуллин районда ветеринарларга ихтыяҗ зур булу турында хәбәр иткән.
- Соңгы вакытта бу проблема аеруча актуальләште кебек. Шуңа күрә сезгә сорау белән мөрәҗәгать итәсе килә: без - фермерлар өчен ветеринария буенча кыска гына махсус курслар оештырып булмасмы икән? - дигән.
Марат Әхмәтов бу фикер белән килешеп,
- Чыннан да, авылларда ветеринарлар җитмәү проблемасы зур. Кызганыч, аны тиз генә хәл итеп булмаячак. Шулай да, гаилә фермалары белән эшләүчеләр малларга беренче ярдәмне күрсәтә белергә тиеш. Һәр очракка ветеринар белгече чакырып, акча түләү дөрес түгел. Шуңа күрә мин бу тәкъдимне хуплыйм, - дигән министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фермер