Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Чаллыда яшәүче якташлар белән очрашты

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җитәкчелегендәге бер төркем үзешчән артислар Яр Чаллы шәһәрендә - якташлар очрашуында булып кайтты. Без концерт номерлары әзерләп барган идек, бәйрәм Чаллы артистлары чыгышы белән берлектә узды. Тамаша башында танылган композитор Илгиз Закиров көен үзе иҗат иткән "Керкәле", "Сарабиккол" җырларын башкарды. Безнекеләрдән Фәния Латыйпова, Равил Гыйматдинов,...

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җитәкчелегендәге бер төркем үзешчән артислар Яр Чаллы шәһәрендә - якташлар очрашуында булып кайтты.
Без концерт номерлары әзерләп барган идек, бәйрәм Чаллы артистлары чыгышы белән берлектә узды. Тамаша башында танылган композитор Илгиз Закиров көен үзе иҗат иткән "Керкәле", "Сарабиккол" җырларын башкарды. Безнекеләрдән Фәния Латыйпова, Равил Гыйматдинов, Раил һәм Регина Гыйззәтуллиннар, Рүзәл Гарипов, Рамил Габитовлар башкарган җыр-биюләр, Чаллыдагы якташларыбызны туып-үскән якларына алып кайтты. Музыкаль чыгышларыбызны мәдәният идарәсе хезмәткәре Гөлнара Вагизова искиткеч шәп алып барды.
Аннан очрашу кыстыбый-пәрәмәчле мул табын янында дәвам итте.
Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу

2
X