Заман сулышы

1 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 1 ноябрь 2015 - 16:45
    Россия ирләре хатыннары акчасына яшәргә әзер
    Россиядә өйләнгән ир-атларның 25 проценты эшләрен калдырып, өйдә утырырга риза. Аларның бердәнбер шарты - хәләл җефетләре гаилә чыгымнарын тулысынча капларга тиеш. Әлеге сораштыруны Superjob тикшеренү үзәге оештырган. Тикшеренүдә Россиянең төрле почмакларында яшәүче 1600 өйләнгән ир катнашкан. Бактың исә, Россиядә гомер итүче өйләнгән ир-атларның чиреге беркайда да эшләмичә, көне буе өйдә...
    819
    0
    0
  • 1 ноябрь 2015 - 15:34
    Лениногорскида ут бетеп торачак
    Электр челтәрендә профилактик чаралар үткәрелү сәбәпле 2, 3 һәм 9 ноябрьдә шәһәребезнең кайбер урамнарында вакытлыча ут сүнеп торачак. "Сетевая компания" җәмгыятчелеге хәбәр итүенчә ремонтлау эшләре төгәл график буенча иртәнге сәгать 9 алып кичке сәгать 17.00 кадәр дәвам итәчәк.
    599
    0
    0
  • 1 ноябрь 2015 - 13:23
    Көзге каникулда тимераякта шуарга килегез
    Көзге каникул көннәрендә шәһәребезнең Боз сараенда тимераяка шуарга мөмкин. 2, 3, 5 ноябрьдә -13.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр -4, 6, 8 ноябрьдә - 14.00 дән 16.00 га кадәр һәм 18.00 дән 21.00 га кадәр; -7 ноябрьдә - 17.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 2-02-42.
    856
    0
    0
  • 1 ноябрь 2015 - 13:00
    Һәр шешәне исәпкә алачаклар
    Тиздән сату нокталарында махсус җиһазлар барлыкка килеп, алар ярдәме белән аракының легаль булу-булмавы ачыкланачак. Шулай итеп, Татарстанда исерткеч эчемлекнең һәр шешәсен исәпкә алырга җыеналар. Әлеге максаттан ЕГАИС дигән система кертелә. Әлеге бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы спиртлы эчемлекләрне сату һәм җитештерү өлкәсен контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Ягъни һәр сатып алынган...
    817
    0
    0
  • 1 ноябрь 2015 - 07:14
    Бүген илебездә матәм көне
    Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, бүген Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Бу Россия туристларын алып кайтучы самолет фаҗигасе белән бәйле. Исегезгә төшерәбез: 31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эл-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары...
    733
    0
    0
  • 1 ноябрь 2015 - 07:01
    Киләсе елда квартплата 4,5 процентка артачак
    2016 елда Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләренә тарифлар индексациясе 4,5 процент тәшкил итәчәк. Шул хактагы карар Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган. Индексация РФның барлык төбәкләрендә дә икенче ярты елда, 2016 елның 1 июлендә үткәреләчәк. Шул хактагы карар 28 октябрьдә Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган һәм хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылган.
    784
    0
    0
Реклама