Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Һәр шешәне исәпкә алачаклар

Тиздән сату нокталарында махсус җиһазлар барлыкка килеп, алар ярдәме белән аракының легаль булу-булмавы ачыкланачак. Шулай итеп, Татарстанда исерткеч эчемлекнең һәр шешәсен исәпкә алырга җыеналар. Әлеге максаттан ЕГАИС дигән система кертелә. Әлеге бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы спиртлы эчемлекләрне сату һәм җитештерү өлкәсен контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Ягъни һәр сатып алынган...

Тиздән сату нокталарында махсус җиһазлар барлыкка килеп, алар ярдәме белән аракының легаль булу-булмавы ачыкланачак.

Шулай итеп, Татарстанда исерткеч эчемлекнең һәр шешәсен исәпкә алырга җыеналар. Әлеге максаттан ЕГАИС дигән система кертелә. Әлеге бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы спиртлы эчемлекләрне сату һәм җитештерү өлкәсен контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

Ягъни һәр сатып алынган һәм саткан шешә күренеп торачак. Тәртибе болайрак: аракы, яисә вино шешәсендә штрих-код бар, анда җитештерүче, лицензиясе һәм башка үзенчәлекләре күрсәтелгән. Һәр күчеш чорында җитештерүчедән поставщикка, аннан сату ноктасында алкоголь продукциясе әлеге код буенча контрольгә алына, сату вакытында легаль юл белән җитештерелүе шулай ук күренәчәк.

Аннан сатып алучы да аракының ялган булу-булмавын тикшерә ала: моның өчен чекта күрсәтелгән махсус кодтагы сылтама буенча, интернет аша кереп, ЕГАИС сайтыннан мәгълүмат алырга мөмкин.

Ә исерткеч эчемлек сату белән шөгыльләнүче барлык сәүдә нокталары, акрынлап махсус җиһазлар сатып алып, ЕГАИС системасында теркәлергә тиеш. Кибет хезмәткәрләре товарны кабул итү вакытында тикшерергә мөмкин. Тикшермәгән очракта, берәр тәэминатчы легаль булмаган товар җибәреп, ул сату вакытында ачыкланырга мөмкин, ә ЕГАИС системасы тикшерүче органнарга сигнал җибәрә, шулай итеп, кибет хуҗасына шактый зур штраф түләргә туры киләчәк.
Күптән түгел республика Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә безнең бер төркем сәүдә нокталары хуҗалары да катнашты. Мондый яңалыклар кертүне быелның җәендә Федераль законга кертелгән үзгәрешләр таләп итә икән, төп максаты - алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә чик кую. Киңәшмәдә катнашкан кибет хуҗаларының кайберләре әлеге эш белән шөгыльләнә башлаган инде, сораулары да шактый, аларга мәгълүматны әлеге система сайтына (egais.ru) кереп алырга тәкъдим ителде.
Кайчан башлана?
2016 елның 1 гыйнварына аракыны күпләп сату оешмалары, ә 1 июльдән ваклап сатучылар әлеге система аша исәп ала башларга тиешләр. Авыл җирлекләрендә сәүдә итүчеләргә генә бу эшне 2017 елның июленә кадәр чигергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спиртные напитки